Зәй офыклары

Басуда кызу көннәр

«Зәй» агрофирмасының «Алга» бүлекчәсе борчак басуында бу көннәрдә кызу эш бара. Алты комбайн берьюлы биредә борчак суктыра. Урак чорының һәр минуты, секунды кадерле. Игенчеләр бөртеклеләрне үз вакытында, һава шартлары мөмкинлек биргәндә, җыеп алып, амбарларга салу өчен тырыша. Алгалыларның борчак басуына җиткәнче үк, эшнең кызу баруын аңлау кыен түгел иде. Үр...

«Зәй» агрофирмасының «Алга» бүлекчәсе борчак басуында бу көннәрдә кызу эш бара. Алты комбайн берьюлы биредә борчак суктыра. Урак чорының һәр минуты, секунды кадерле. Игенчеләр бөртеклеләрне үз вакытында, һава шартлары мөмкинлек биргәндә, җыеп алып, амбарларга салу өчен тырыша.

Алгалыларның борчак басуына җиткәнче үк, эшнең кызу баруын аңлау кыен түгел иде. Үр менгәндә басу өстендә тузан болыты каршы алды безне, ә килеп туктагач, алты комбайнның покосларны йотып баруын дулкынланып күзәттек. Игенчеләр быелгы уракның да уртасына җитте дисәк, ялгыш булмас. "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе урып-җыю эшләренә күз салсак, биредә инде 485 гектар мәйданда көзге бодайны урып-суктыру төгәлләнгән, уртача уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил иткән. Арыш 160 гектарда җыеп алынып, аның уңышы 24,5 центнер булган, ә борчак бүлекчәдә 170 гектар мәйдан били, анысы да инде төгәлләнү алдында.

- Әлегә борчакның уңышы гектарыннан 18 центнер тирәсе тәшкил итә. Әмма бу әле төгәл сан түгел. Быел уңыш, алдагы еллар белән чагыштырганда, бераз түбән булса да, бөртекле-ләрнең сыйфаты яхшы. Иң мөһиме, комбайнчылар, механизаторларыбыз, көнне төнгә ялгап, игеннәрне вакытында җыйнап алу өчен җан ата. Чөнки уңышны югалтмау өчен аны вакытында җыйнап алу мөһим, - ди бүлекчә җитәкчесе Илгиз Вәлиев.

Алты комбайнны иярләүчеләрнең икесе - Рамил Сибгатуллин белән Әхнәф Хәмидуллин - "Алга" бүлекчәсе егетләре. Икесе дә - тәҗрибәле механизаторлар. Армия хезмәтен тутырып кайтуга тимер ат иярләп, туган ягы басуларында иген үстерергә керешкән ир-егетләр инде күптән үз хезмәтләренең осталарына әверелгән. Быел да алар, "Ялкын" бүлекчәсеннән Марат Мөхәммәтдинов белән бергәләп, игеннәрне урып-суктыруны берьюлы башкаруга көйләнгән комбайннарын, тиз арада суктыруга үзгәртеп, эштә активлык күрсәтәләр. Игеннәрне егуда исә Расыйм Нефтеевның өлеше зур, ул урак башыннан 900 гектар мәйданда игеннәрне покосларга салган.

- Егетләргә комбайннарын егу, суктыруга көйләү бераз мәшәкать тудырса да, без быел бүлекчәдә, алдагы еллардагы кебек, урып-сугуны берочтан башкармаска булдык. Чөнки соңгы яуган яңгырлардан соң тишелми калган бөртекләрдән яшел үсентеләр калкып чыкты, нәтиҗәдә алдан тишелгән-нәре өлгерде, ә арадагы яшел үсентеләр, урып-сугуны бергә башкарганда, юеш булып, уңыш сыйфатын киметә. Шуңа күрә игеннәрне башта покосларга салып, кибү мөмкинлеге бирдек, - ди бүлекчәнең баш агрономы, авыл хуҗалыгы тармагында 50 елдан артык тәҗрибәсе булган Раиф абый Вәлиев.

Аталы-уллы Вәлиевлар менә шулай бай тәҗрибә белән яшьлек дәртен бергә кушып, эшнең һәрчак дөрес һәм вакытлы оештырылуына ирешәләр.

Эш вакытында игенчеләргә уңайлы булсын өчен кырга төшке һәм кичке ашлар китерелә. Борчак җирендә эшне тәмамлагач, комбайнчылар "Зәй" агрофирмасының башка бүлекчәсе кырларына күчәчәк, чөнки әлегә "Алга" басуларындагы 683 гектар арпа, 320 гектар бодай, 23 гектар солы тулысынча өлгереп җитмәгән, бу төр культураларны җыйнау эше бераз соңрак башкарылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: