Зәй офыклары

Басуларда хезмәт шавы

Алгалылар матур эшли Урак өстендә басу-кырларда, ындыр табакларында кайнаган эш үзе бер гаҗәеп манзара. Иген кырларында тезелешеп эшләүче комбайннар, сап-сары гәрәбәдәй бөртекләрне төяп басу юлыннан кайтучы йөк машиналары, ындыр табакларында ашлыкны киптереп-төяү белән мәшгуль эшчеләр - болар барысы да бер максатка - табыннарыбызның икмәкле, мул булуы өчен тырышучылар. "Зәй" агрофирмасының...

Алгалылар матур эшли

Урак өстендә басу-кырларда, ындыр табакларында кайнаган эш үзе бер гаҗәеп манзара. Иген кырларында тезелешеп эшләүче комбайннар, сап-сары гәрәбәдәй бөртекләрне төяп басу юлыннан кайтучы йөк машиналары, ындыр табакларында ашлыкны киптереп-төяү белән мәшгуль эшчеләр - болар барысы да бер максатка - табыннарыбызның икмәкле, мул булуы өчен тырышучылар.

"Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсендә дә менә шундый уңган, тырыш, уңышны югалтуларсыз җыеп алуга бар көчен куючы авыл хезмәтчәннәре эшли. Бүген алар 95 гектар мәйданда борчак, 380 гектарда көзге бодайны җыеп алганнар. Борчак уңышы гектарыннан уртача - 27,5, көзге бодай 25 центнер чыккан. Бу атна башыннан алгалылар арпа җыю эшенә керешкән. Әлеге культура 720 гектар мәйдан били. Арпаны төгәлләүгә, 550 гектарда үстерелгән бодайны җыеп алуга тотыначаклар.

- Быелгы уңыштан канәгать без. Көннәр яхшы торганда, бөртеклеләрне югалтуларсыз, тиз арада җыеп алу өчен техника да җитәрлек, механизаторлар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә күңелләре күтәренке, - ди бүлекчә җитәкчесе Илгиз Вәлиев.

Бүгенге көндә бүлекчә арпа басуында 9 комбайн - игеннәрне урып-суктыру, 4 "КамАЗ" машинасы ашлык ташу белән мәшгуль. Җитәкче әлеге "тимер ат"ларны иярләүче егетләрнең хезмәтен югары бәяли. Тәҗрибәле өлкән яшьтәгеләр дә, яшь, энергияле егетләр дә бердәм, бер-берсенә ярдәмләшеп эшли, ди ул. Егетләр үзләре дә хезмәтнең оештырылуыннан канәгать. Юк-бар җитешсезлекләр аркасында урып-җыю башланганнан бирле аларның эшне туктатып торганнары юк. "Зәй" агрофирмасы инженеры Андрей Лаврентьев төрле төзексезлекләр килеп чыкканда, аны тиз арада җайга салу өчен көн дәвамында комбайнчылар янында. Урак вакытының бер генә минутын да бушка үткәрергә ярамый, бер көн ел туйдыра, ди инженер.

Бигеш авылында урнашкан ындыр табагында да һәркемнең үз эшен җаваплы башкаруын күрәсең. Кырдан кайткан ашлык тиз арада эшкәртелеп, киптерелеп, тиешле урыннарга озатыла. Бирегә килгәч тә, өем-өем ятучы ашлык көшелләренә юлыкмадык. Уңыш кайта башлаганчы ук ындыр табагы тиешле тәртипкә китерелгән, техниканың төзеклеге тагын бер кат күздән кичерелгән. 11 июльдән көзге бодайның беренче олаулары кабул ителгән. Озак еллар амбар мөдире булып эшләүче Нурсинә Хәйруллина һәм агроном Раиф Вәлиев әйтүенчә, алгалылар элек-электән сыйфатлы орлык әзерләүләре белән дан тоткан, агрофирма составына кергәч тә, алар бу эшкә игътибарны киметмәгән. Чәчү өчен көзге бодай җитәрлек күләмдә - 200, борчак 150 тонна әзерләнеп амбарга салынган. Көзге бодайның орлык өчен "Базальт" сортын 200 тоннада "Восток" агрофирмасына һәм 46 тоннада Актаныш районына озатканнар. Безнең игенчеләр әзерләгән орлыкларга сорау зур, бу - озак еллар дәвамында тупланган орлык әзерләү тәҗрибәсе нәтиҗәсе, дип сүзгә кушылды Бигеш авыл җирлеге башлыгы Рашат Саматов. Ул шулай ук ындыр табагындагы эшнең өзеклексез баруын контрольдә тота.

Ындыр табагында эш сменалы оештырылган. Кайткан ашлыкны киптерү, чистарту җайга салынган. Агрегатларда чиратлап Илнар Әхтәмов, Рәүф Хәсәнов, Илгиз Хәйруллин, Рәүф Лотфуллиннар эшли. Газ белән эшләүче, киптерү, чистарту корылмасының төзеклеген контрольдә тотучы Илнар Әхтәмов югары сортлы орлык булсын өчен бөртекнең дымлылыгын аз гына югары калдырырга да, киметергә дә ярамый, ди. Бөртек дымлылыгы 13-14 процент булырга тиеш.

Дәүләткә тапшырылучы ашлыкның сыйфатлы булуына да игътибар зур. Бүгенге көнгә алгалылар 94 тонна борчак, 512 тонна көзге бодайны Зәй икмәк кабул итү пунктына озатканнар. Хәзер ындыр табагына кайтучы арпаны урнаштыру белән мәшгульләр. Тракторчы Илфар Әсхәдуллин дәүләткә тапшырылучы ашлыкны машиналарга төйи, Айдар Галимов "ГАЗ-53" машинасы белән орлыклык бөртекләрне амбарларга салу өчен җаваплы. Техника эшләгәннән соң чәчелеп калган икмәкне җыеп, себереп торуны Бигеш мәктәбенең югары сыйныф укучылары башкара. 10 яшүсмер ике сменага бүленеп эшли, бу аларга вакытларын файдалы үткәрү дә, бераз акча эшләп алу мөмкинлеге дә, ди ындыр табагы мөдире Гаптенур Кашапов. Ул да быел ашлыкның тиз арада урнашып баруыннан канәгать. Чөнки яңгырларга эләккәнче, ачык һавада ятучы ашлык көшелләренең тиешле урыннарга салынуы кадерле.

Рәсемдә: И. Вәлиев, А. Лаврентьев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: