Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, республика хуҗалыклары, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да бәрәңгене бу атна ахырында ала башларга мөмкин. Быелгы яз атна-ун көнгә соңгарып килсә дә, корылыклы җәй үзенекен итә шул. Бәрәңге республиканың барлык төбәкләрендә дә башка еллар белән чагыштырганда иртәрәк өлгерде. Күп хуҗалыкларда аны ала башладылар...
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, республика хуҗалыклары, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да бәрәңгене бу атна ахырында ала башларга мөмкин. Быелгы яз атна-ун көнгә соңгарып килсә дә, корылыклы җәй үзенекен итә шул. Бәрәңге республиканың барлык төбәкләрендә дә башка еллар белән чагыштырганда иртәрәк өлгерде. Күп хуҗалыкларда аны ала башладылар да инде. Яңгырларга киткәнче, бәрәңге уңышын коры килеш саклауга куярга тырышырга кирәк.
Бүгенге көндә хуҗалыкларда 500 гектардан артык җирдә бәрәңге алынган. Уңышы да елына карата яхшы. Күп хуҗалыкларда гектарыннан 200 центнердан артык чыга. Гомумән алганда, быелгы бәрәңге уңышы республика халкы ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алачак, ди министрлык белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа