Зәй офыклары

Бүләкләнүчеләр арасында Зәй агросәнәгать белгечләре дә бар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы елның сентябрендә 2014 елда "ТР агросәнәгать комлексының иң яхшы белгече" II республикакүләм конкурсын игълан иткән иде. 4 декабрьдә Казанда Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында әлеге конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы елның сентябрендә 2014 елда "ТР агросәнәгать комлексының иң яхшы белгече" II республикакүләм конкурсын игълан иткән иде. 4 декабрьдә Казанда Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында әлеге конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдингларның баш белгечләре: ветеринар, зоотехник, агроном, икътисадчы һәм хисапчыларына 100 мең сум күләмендә грант алуга дипломнар тапшырылды. Белгечләрнең һәр төркеме 33 кешедән тора иде. Дипломнар тапшырган вакытта Марат Әхмәтов, аның урынбасарлары һәм ведомство карамагындагы бүлек җитәкчеләре икътисадның аграр секторының алдынгы белгечләрен ихластан котлады, аларга төрле теләкләрен дә җиткерде. Шунысы куанычлы, бүләкләнүчеләр арасында Зәй агросәнәгать белгечләре дә бар. Алар - «Зәй шикәре» агрофирмасы әйдәүче икътисадчысы Тамара Мерясова, "Зәй" агрофирмасының баш хисапчы урынбасары Люция Гыйлаева, "Восток" агрофирмасының җитештерү буенча директор урынбасары Мидхәт Сәхапов, "Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсе агрономы Мөнип Шәяхмәтов, "Зәй" агрофирмасының "Шепкә - Нур" бүлекчәсе агрономы Габделнур Вәлиев, "Восток" агрофирмасының баш ветеринария табибы Кафил Миннекәев, «Зәй шикәре» агрофирмасының "Рассвет" бүлекчәсе зоотехнигы Азат Нәбиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: