Зәй офыклары

Булсынга эшлиләр

Терлекчелек - авыл хуҗалыгының иң авыр, нәтиҗәсе шактый вакыттан соң гына күренүче, шул ук вакытта көн, ай саен табыш китерүче тармагы. Әлеге тармакны табышлы итү өчен эштә яңа технологияләр куллану мөһим. Шунысы игътибарга лаек, «Зәй шикәре» агрофирмасының Чыбыклы сөтчелек комплексы сөт җитештерү, сатуда районда һәм «Агрокөч-Төркем» АҖдә әйдәп баручы булып...

Терлекчелек - авыл хуҗалыгының иң авыр, нәтиҗәсе шактый вакыттан соң гына күренүче, шул ук вакытта көн, ай саен табыш китерүче тармагы. Әлеге тармакны табышлы итү өчен эштә яңа технологияләр куллану мөһим. Шунысы игътибарга лаек, «Зәй шикәре» агрофирмасының Чыбыклы сөтчелек комплексы сөт җитештерү, сатуда районда һәм «Агрокөч-Төркем» АҖдә әйдәп баручы булып тора.

Узган ел әлеге агрофирма терлекчеләре бер сыердан уртача 4700 килограмм сөт савып алуга иреште. Бүгенге көндә әлеге сөтчелек комплексында 1490 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 775е - савым сыер. Коллективта 62 кеше хезмәт куя, 20се - сыер савучы. Алар арасында иң күп сөт савуга Энҗе Сибгатуллина иреште. Аның күрсәткече - бер сыердан уртача 5060 килограмм тәшкил итә. Энҗе соңгы елларда, район сыер савучылар бәйгесендә үзен сынап, призлы урыннар ала. Узган ел ахырында Дүрт-Мунча сөтчелек комплексында үткән шундый бәйгедә "Озын толым" номинациясендә җиңү яулады ул. Калган сыер савучылар да аннан калышмый. Рауфия Гыйльманова узган ел бер сыердан уртача - 4780, Илзирә Әхмәдиева 4770 килограмм сөт савып алган. Хуҗалык 2012 елда 45 миллион 606 сумлык сөт саткан. Биредә җитештерелгән сөт Уфага озатыла. Сөтнең майлылыгы - 3,65 - 3,70 процент.

Хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек. Зоотехник Расих Хафизов әйтүенчә, кышкы рационда сыерларга 5 килограмм концентрат, 15 килограмм сенаж, 20 килограмм силос, 2шәр килограммнан салам һәм рапс сыгынтысы бирелә. Кышка шартлы терлек башына барлыгы 20 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Кыскасы, туя ашаган малда өмет бар.

Биредә терлек караучылар эше дә мактауга лаек. 2012 ел башыннан 834 бозау алынган булса, ел ахырына ул 175 башка арткан. Оператор Рифат Рамазанов, терлекче Миргазиян Биккинин, бозау караучы Гөлгенә Гобәева - үз эшенең осталары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: