Район басу-кырларында көзге культураларны тукландыру эше дәвам итә. Көздән сөрелгән 10200 гектар пар җире тырмаланды. Арпа чәчү эше дә киң колач ала бара: барлыгы 1000 гектарда арпа культуралары чәчелде. Агымдагы язда барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчеләчәк. Шуларның 28 мең гектарын - бөртекле культуралар, 12,5 меңен - терлек...
Район басу-кырларында көзге культураларны тукландыру эше дәвам итә. Көздән сөрелгән 10200 гектар пар җире тырмаланды. Арпа чәчү эше дә киң колач ала бара: барлыгы 1000 гектарда арпа культуралары чәчелде. Агымдагы язда барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчеләчәк. Шуларның 28 мең гектарын - бөртекле культуралар, 12,5 меңен - терлек азыгы, 12,5 мең гектарын шикәр чөгендере биләячәк. Узган елга караганда быел чәчү мәйданнары күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа