Зәй офыклары

Чәчүлекләр торышы тикшерелде

Бу көннәрдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия язгы чәчүлекләрне кабул итте. Комиссия составында "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре, агрономнар бар. Эшнең максаты - чәчүлекләр торышын карап, аларның сыйфатын бәяләү. Быел чәчүлек мәйданнары начар түгел. Бу - табигать шартларының уңай торуы һәм механизаторларның...

Бу көннәрдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия язгы чәчүлекләрне кабул итте. Комиссия составында "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре, агрономнар бар. Эшнең максаты - чәчүлекләр торышын карап, аларның сыйфатын бәяләү. Быел чәчүлек мәйданнары начар түгел. Бу - табигать шартларының уңай торуы һәм механизаторларның тиешле таләпләрне үтәп эш башкаруы нәтиҗәсе.

-Чәчүлекләр торышы безгә беренче этап буенча нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. 2015 елдагы кебек, быел да "Кыр батыры"на "Лада-гранта" машинасы куйдык, аны тантаналы төстә һәм бәйрәмчә итеп Зәй Сабантуенда бирергә җыенабыз, - ди Разиф Кәримов.

Чәчүлекләр буенча күрсәткечләр гадел бәяләнергә тиеш. Комиссия әгъзаларының үткен күзеннән бернәрсә дә читтә калмый: бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар тигезлеге, чәчүлекләрнең нинди тирәнлектә башкарылуы һ.б.лар ныклы игътибарга алына. Хәтта шытымнарның куелыгы - 1квадрат метрга ничә үсенте туры килергә тиешлеге дә исәпләнелә. Зәй басуларына быел барлыгы 52,3 мең гектарда төрле культуралар чәчелде, шуның 27,8 мең гектары - бөртеклеләр (арпа -11000, язгы бодай - 13800, борчак - 400, солы 200 гектарда), 12500 гектарын шикәр чөгендере тәшкил итә. Район быел беренче мәртәбә көнбагыш, орлыкка кукуруз чәчте.

Барлык механизаторлар, агрегатлар әле басуда, чәчүлекләр тукландырыла, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелә.

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 майда алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 100 тонна печән әзерләнгән, 800 тонна сенаж салынган. Шулай итеп, район басуларыннан 500 гектарда күпьеллык үләннәр чабып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: