Зәй офыклары

Чирек гасыр комбайнда

«Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» бүлекчәсе комбайнчысы Шәйхенур Миннекәев быел 25нче мәртәбә уракка чыкты. Шәйхенур әти-әнисенең кул арасына керә башлагач ук, тимер-томыр арасында кайнаша башлаган. Иң элек абыйсында комбайнер ярдәмчесе булып эшләгән. - Трактор паркында мин үземне белә башлаганнан бирле чуалам. Мәктәптә укыганда ук әтигә ияреп, тракторга утырып йөри идем. Җәйге...

«Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» бүлекчәсе комбайнчысы Шәйхенур Миннекәев быел 25нче мәртәбә уракка чыкты. Шәйхенур әти-әнисенең кул арасына керә башлагач ук, тимер-томыр арасында кайнаша башлаган. Иң элек абыйсында комбайнер ярдәмчесе булып эшләгән.

- Трактор паркында мин үземне белә башлаганнан бирле чуалам. Мәктәптә укыганда ук әтигә ияреп, тракторга утырып йөри идем. Җәйге каникул чорында терлек азыгы әзерләүдә, печән-салам җыюда эшләдем. Миңа икмәк, чөгендер чәчелә торган басуларның бөтен чокыр-чакырлары таныш. Урак тәмамлануга, чөгендер комбайнына утырам. Руль артында йөргәндә күңел күтәрелә, тормыш авырлыклары беразга булса да артка чигенә, - ди Шәйхенур.

Ул үзенә ярдәмче итеп абыйсының малае Ринатны алган. Ринат та - абыйларына охшап эшкә батыр. Гомумән, урып-җыю вакытында Миннекәевләр гаиләсе - агрофирманың әйдәп баручы комбайнчылары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: