Зәй офыклары

Чыбыклы: кичә, бүген, иртәгә

Чыбыклы авыл жирлеге 3 торак пункт - Чыбыклы, Суык-Чишмә, Унбия авылларын берләштерә. Җирлек белән 2015 елдан Илфат Гадершин җитәкчелек итә. 2016 елның 1 гыйнварына җирлектә 330 хуҗалык теркәлгән, шуларның 81е дача буларак файдаланыла. Җирлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнулла Зиннәт улы Солтанов, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары Мәүҗидә Әхмәтҗанова,...

Чыбыклы авыл жирлеге 3 торак пункт - Чыбыклы, Суык-Чишмә, Унбия авылларын берләштерә. Җирлек белән 2015 елдан Илфат Гадершин җитәкчелек итә.

2016 елның 1 гыйнварына җирлектә 330 хуҗалык теркәлгән, шуларның 81е дача буларак файдаланыла.

Җирлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнулла Зиннәт улы Солтанов, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары Мәүҗидә Әхмәтҗанова, Нурзидә Баймөхәммәтова, Гайсә Ильясова яши. Ялгыз яшәүче 3 өлкән кеше, 25 инвалид, 2 әфган сугышында катнашучы, күп балалы 8 гаилә, 47 тыл хезмәтчәне бар.

Быелның 1 гыйнварына җирлектә 255 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 85е - савым сыер. 170 баш кәҗә һәм сарык теркәлгән.

2015 елда җирлектә 4 бала туган, 19 кеше үлгән.

Чыбыклы авыл җирлегендә урта мәктәп, «Салават күпере» балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пунктлары, 2 кибет эшли.

Җирлектә бүген 738 кеше исәпләнә. Шуларның 59ы - мәктәпкәчә яшьтәге бала, 44е - укучы, 213е - пенсия яшендә, 278е - хезмәт кешесе. Чыбыклыда 224 хуҗалыкта 551 кеше яши. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны - 50, 8-17 яшьлекләр - 53, 18-30 яшьлекләр - 95, 31дән - пенсия яшенә кадәр - 206, пенсионерлар - 147 кеше. Суык-Чишмәдә саннар түбәндәгечә: 85, 168, 7, 8, 32, 61, 60; Унбиядә - 21, 19, 2, 0, 0, 11, 6.

Халыкның төп мәшгульлеге түбәндәгечә:

агрофирма бүлекчәсендә эшләүчеләр - 96, бюджет учреждениеләрендә - 32, райондагы оешма-предприятиеләрдә - 78, чит шәһәрләрдә эшләүчеләр - 95, эшсезләр - 5.

Җирлектә 2015 елда 810 мең сумлык дүрт кредит алынган.

Җирлекнең шәхси эшмәкәрләре - Рамзил Баймөхәммәтов, Нәүфәл Илдарханов, Рау-шания Морозюк, Әлфрит Сәлимов.

Узган ел җирлектә үзара салым акчасы 139500 сум җыелган, дәүләт өстәгәч, ул 697500 сум булган.

Рәшит Хунафин, Раяз Нәбиуллин, Миргазиян Биккинин, Айрат Биккинин хуҗалыкларында 10 һәм аннан да күбрәк мөгезле эре терлек асрала. Әлфәрит Сәлимов гаиләсе 200ләп тавык тотып, йомырка сата, айлык керемнәре 25000 сумнан артып китә. Ринат Рамазанов гаиләсе умартачылык, сарымсак үстерү белән белән шөгыльләнә, 50ләп умарталары бар.

Спорт белән шөгыльләнү өчен җирлектә хоккей корты, футбол, баскетбол кырлары, стадион, мәктәптә - спортзал, мәдәният йортында көрәш залы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: