Зәй офыклары

Чыбыклыда бозаулар ябык цикл белән асрала

Зәй районы Чыбыклы товарлыклы-сөтчелек комплексында барлыгы 1606 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 775е - савым сыер. Узган ел биредә бер сыердан 5177 литр сөт савылган. Агымдагы елда сөт җитештерү арта төшкән, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, тәүлегенә 150 литр күбрәк сөт савыла. Гомумән, биредә бозаулар алу, аларны технологик...

Зәй районы Чыбыклы товарлыклы-сөтчелек комплексында барлыгы 1606 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 775е - савым сыер. Узган ел биредә бер сыердан 5177 литр сөт савылган. Агымдагы елда сөт җитештерү арта төшкән, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, тәүлегенә 150 литр күбрәк сөт савыла. Гомумән, биредә бозаулар алу, аларны технологик таләпләр буенча карау һәм ашату, аларны стандартларга туры китереп таналар итеп үстерү башкаларга өлге итеп куярлык. Әлеге хуҗалык аннан үз таналарыннан сәламәт бозаулар да алачак. Кыскасы, биредә бозаулар беркая чыкмыйча, тана булып үскәнче, ябык цикл белән асрала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: