Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы

Дүрт-Мунчада авыл җирлекләре башлыкларының күчмә утырышы

Җирлектә нинди проблемалар бар? Халыкны нәрсәләр борчый?

Дүрт-Мунча авылында җирлек башлыклары катнашында узган күчмә утырышта шул хакта фикер алыштылар.
Гомумән, мондый очрашулар авылда яшәүчеләрнең социаль-көнкүреш проб-лемаларын хәл итү, авыл халкының эшлеклелек активлыгын күтәрү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырыла.

Семинарда район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, җирлек башлыклары катнашты.
Бу көнне күчмә семинар районыбызның барлык җирләрендә узды, һәр урында үзенчәлекле эшчәнлек барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Дүрт-Мунча авылыннан эш сөючән, тырыш Уразмановлар гаиләсе семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Алар шәхси ярдәмче хуҗалыгында 12 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Гаилә башлыгы Хәлил Уразманов – механизатор, тормыш иптәше Гөлнара авылда терлекләр караган, әле күптән түгел ветеринар һөнәрен үзләштергән. Уразмановларның ихаталары да әллә каян балкып тора, бар җирдән тәртип, матурлык сирпелә. Балалары да хуҗалык эшләрендә бик теләп ярдәм итәләр, кечкенәдән мал-туар янында кайнашалар. Авылның матурлыгына сокланып, эшләреннән ямь табып яшәүче Уразмановлар гаиләсе күпләргә үрнәк.

 

Шушы җирлеккә караган Кабан-Бастрык авылында да тырыш халык гомер кичерә. Биредә “Борһанов” шәхси хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Каим Борһанов 550 баш сарык асрый, моңа өстәп, үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә. Сигез елдан артык күрше-тирә шәһәр халкын ит һәм яшел тәмләткечләр белән тәэмин итә. Ярминкәләрдә экологик чиста продуктны халык көтеп кенә тора, үз сатып алучысы бар. Киләчәккә дә планнары зурдан, быел махсус урын булдырып, мөгезле эре терлек үрчетү исәбе. Ул фермерлык эшчәнлегенең отышлы һәм кызыклы булуын, әмма тир түгеп эшләргә кирәклеген бик яхшы белә.
- Терлек асрау белән шөгыльләнү өчен Зәй райо-нында уңайлыклар күбрәк. Атна саен оештырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә фермерлар өчен бик отышлы. Миндә 7 кеше хезмәт куя, җәен без үсемлекчелек белән мәшгуль, көзгә сарык-лар җитлегә башлый. Корбан гаете тирәсендә малларны күпләп алалар, - ди шәхси хуҗалык башлыгы Каим Борһанов.

Дүрт-Мунча җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков семинарда катнашучыларны Кабан-Бастрык авылындагы часовня эшчәнлеге белән дә таныштырды. 2017 елда төзелгән гыйбадәтханә якын-тирә авылларга ямь биреп тора.
Кунаклар шулай ук Дүрт-Мунчада үзара салым акчасына булдырылган балалар мәйданчыгын карадылар. Агымдагы елда булдырылган мәйданчыктан бала-чага өзелми, заманча җиһазлар урнаштырылган. Янгын сүндерү корылмасы да җирлектә әлегә сынатмый. Дүрт елдан артык инде ул халыкка хезмәт итә.

 

-Авыл җирлекләре башлык-лары өчен мондый очрашулар кирәк. Чөнки алар башка авыллардагы яңалыкларны күреп, аларны үзләрендә булдырырга тырышалар. Моны үзенә күрә файдалы тәҗрибә уртаклашуга корылган чара, дип әйтергә була. Әлбәттә, без йөргәндә хәл итәсе проблемаларны, җитешсезлекләрне дә күрәбез. Бергәләп аларны ничек итеп уңай якка үзгәртү юлларын да билгелибез, - дип ассызыклады Разиф Кәримов.
 

Көне буе дәвам иткән күчмә семинарның пленар өлеше Дүрт-Мунча мәдәният йортында узды. Авыл җирлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды.
Семинарга Разиф Кәримов, йомгак ясап, авыл җирлекләре башлыкларын барлык каралган мәсьәләләр буенча эшне активлаштырырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев