Зәй офыклары

Дуңгызларда – африка чумасы

Россиядә африка чумасы белән хәл катлаулы булып кала. Илнең әле бер, әле икенче почмагында афәт баш калкыта. Соңгы вакытта Тверь өлкәсендә килеп чыккан чумадан 36 мең баш хайван юк ителүгә дучар булган, шуның 33 меңе "Заволжская" нәсел заводына туры килә. Килгән зыян берничә миллион сумнар белән исәпләнә. Бу афәт безнең...

Россиядә африка чумасы белән хәл катлаулы булып кала. Илнең әле бер, әле икенче почмагында афәт баш калкыта. Соңгы вакытта Тверь өлкәсендә килеп чыккан чумадан 36 мең баш хайван юк ителүгә дучар булган, шуның 33 меңе "Заволжская" нәсел заводына туры килә. Килгән зыян берничә миллион сумнар белән исәпләнә. Бу афәт безнең республикага да килеп җитмәс дип беркем ышандыра алмый. Әлеге вирус каян килгән һәм аның белән ничек көрәшергә соң? Россиягә вирус Грузия аша үтеп керә. Әлеге ил территориясендә Америка хәрбиләренең Грузиягә төрле авырулар белән көрәшергә ярдәм итүче лабораториясе урнашкан булса да, афәт ни өчендер шушы ил аша таралды. Грузия аша вирус кыргый табигатькә, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария территорияләренә үтеп керә. Кабан дуңгызлары иркенләп авыру таратканда, Чечняда контртеррорчылык режимы кертелгән була. Кабаннарга каршы көрәш боевикләр белән көрәш итеп кабул ителер иде. Шулай итеп, вирус Ставрополь һәм Краснодар крайларына да килеп җитә. Бүген әлеге вирус Әзербайҗан, Әрмәнстан, күп кенә чит илләрдә дә зур проблема булып тора. Дуңгызларда африка чумасы - көчле вируслы авыру. Ул кеше өчен куркыныч түгел. Табигый шартларда африка чумасына төрле яшьтәге йорт дуңгызлары һәм кабан дуңгызлары бирешүчән. Инфекциянең таралу чыганагы - авыру дуңгызлар һәм вирус йөртүчеләр. Авыру сәламәт дуңгызларга вирус йөртүчеләр белән бергә тәрбияләгәндә йога. Чирле яисә үлгән дуңгызлар белән элемтәдә булган кошлар, кыргый җанварлар, кимерүчеләр, бөҗәкләр дә вирусны күчерүчеләр булып тора. Авыруның инкубация чоры организмга эләккән вирусның күләме һәм хайванның хәленә бәйле рәвештә ике-алты тәүлек булырга мөмкин. Авыру хайван күбрәк ятып тора, аякка бик авырлык белән генә баса һәм тиз арый, аппетиты югала, тән температурасы 41-42 градуска күтәрелә. Терлекнең тәнендә кан савулар күзәтелә. Һәм авыру терлек 7-10 көндә үлә. Авыруны кисәтү максатында азык саклау һәм әзерләү урыннары, хуҗалык территориясен, транспорт чараларын дезинфекцияләп торырга, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан - ит, африка чумасы белән имин булмаган территорияләрдән дуңгызлар сатып алмаска кирәк.

З. Солтанов,

дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге инспекторы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: