Зәй офыклары

Егетләр басу иңли

Соңгы мәгълүматлар буенча, районда 24640 гектарда игеннәр җыеп суктырылган. Бу - барлык мәйданның 63 проценты дигән сүз. Шул исәптән «Зәй» агрофирмасы - 5714, «Зәй шикәре» - 5705, «Восток» - 7146, «Нива» ҖЧШ 550 гектарда эш башкарды. Район буенча уңыш гектарыннан уртача 29,2 центнер тәшкил итә. Быелгы урып-җыю эшләрендә 75 яшь...

Соңгы мәгълүматлар буенча, районда 24640 гектарда игеннәр җыеп суктырылган. Бу - барлык мәйданның 63 проценты дигән сүз. Шул исәптән «Зәй» агрофирмасы - 5714, «Зәй шикәре» - 5705, «Восток» - 7146, «Нива» ҖЧШ 550 гектарда эш башкарды. Район буенча уңыш гектарыннан уртача 29,2 центнер тәшкил итә.

Быелгы урып-җыю эшләрендә 75 яшь механизатор катнаша. Аларны нәтиҗәле хезмәткә дәртләндерү максатында, яшьләр идарәсе белгечләре "Яшьләр экипажы" акциясе игълан итте. Аның кысаларында, басуларга чыгып, тырыш яшь комбайнчыларга махсус кепкалар тапшырыла, әлеге комбайнда уңган егетләр эшләвен күрсәтүче плакатлар беркетелә. Соңыннан "Хезмәт кешесен данлыйбыз" бәйгесендә бөртеклеләрне иң күп суктыручы яшь экипажны аерым хөрмәтләү күздә тотыла. Чираттагы акция "Зәй" агрофирмасы басуында үтте. Биредә быел 20 яшь комбайнчы эшли. Агрофирманың инженер-механигы Валерий Тихонов әйтүенчә, егетләр тырыш. Агрофирма яшь белгечләрне политехник колледжны тәмамлаучылар арасыннан имтихан вакытында ук сайлап ала. Быел шундый 8 егет беренче мәртәбә комбайн штурвалы артына утырган. Шулай ук араларында тракторчы-машинист белгечлегенә укучы, әмма инде яшүсмер чактан ук кыр эшләрендә чыныгып үскән егетләр дә бар. Имәнлебаштан Эльмир Яббаров - шундыйларның берсе. Ул комбайны белән тәүлегенә 8-10 гектарда эш башкара. Ә менә "Алга" бүлекчәсендә эшләүче Илгиз Сибгатуллин белән Андрей Анниннар экипажы узган урак сезонында ук үзләрен яхшы яктан күрсәткән. Быел да алар - район буенча иң нәтиҗәле эшләүче экипажның берсе. Егетләр 15 мең центнер бөртек суктырып, районда өченче күрсәткеч белән бара. "Ялкын" бүлекчәсеннән Илнур Сафин да - иң-иңнәрнең берсе. Аңа бүләк тапшырганда яшьләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Павлова быел да узган елгы дәрәҗәдән төшмәскә чакырды.

- Без сезнең һәрберегезгә уңышлар телибез, табыннарыбызның ипиле булуы өчен тырыш хезмәт куюыгызга рәхмәт белдерәбез, - диде Елена Павлова.

Басуларда ашлык өчен зур көрәш бара. Булган ашлыкны ничек тә югалтуларсыз җыеп алу зарур. Уңыш язмышы механизаторлар кулында. Әлеге рәсемдә сез "Нива" ҖЧШ яшь комбайнчысы Нияз Ахуновны күрәсез.

Нияз - Яңа Мәлем авылы егете. Әтисе Әхмәдулла күп еллар "Заветы Ильича" совхозы, соңрак "Нива" ширкәте мактаулы механизаторы иде. Хәзер ул лаеклы ялда. Аның эшен улы Нияз дәвам итә. Нияз кышын тракторда эшләсә, җәен комбайнга күчеп утыра. Казан авыл хуҗалыгы университетының IV курсында читтән торып укый. "Нива" ҖЧШ кадрлар бүлеге җитәкчесе Ландыш белән гаилә корган. Туган авылында төп нигездә әти-әнисе белән яшиләр. Ландыш белән кыз үстерәләр.Нияз 1нче мәктәпне тәмамлагач, Чаллыда "КАМАЗ"да эшли башлый. Әмма шәһәрдә озак тоткарланмый.

- Шәһәр минем өчен түгел, авылны сагынып кайтып, биредә төпләнергә уйладым, кире кайтканыма бер дә үкенмим, - ди ул. Әтисе белән күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар, өч дистәгә якын умарталары бар. Авылга юл да салынса, җырлап яшәргә булыр иде, дип хыяллана Нияз. Юл булса, башка яшь гаиләләр дә авылга кайтып төпләнер иде, ди ул.

- Бик тырыш, өметле егет ул Нияз, - ди хуҗалык җитәкчесе Шәмсулла Касыймуллин аның турында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: