Зәй офыклары

Егетләр басуда сынала

«Зәй шикәре» агрофирмасының «Заман» бүлекчәсендә шикәр чөгендере 700 гектар мәйдан били. Шуның 415 гектары алынды. Заманлылар чөгендер алуга 6 сентябрьдә кереште. Агрофирманың "ROPA" комбайннарыннан торган отряды басудан басуга күчеп, тәүлек әйләнә эшли. Алар хәзер Нератовка ягындагы басуда. Комбайннарны тәҗрибәле, үз эшенең осталары булган Иван Ионов, Дамир Баһаутдинов, Иван Калинов, Валерий...

«Зәй шикәре» агрофирмасының «Заман» бүлекчәсендә шикәр чөгендере 700 гектар мәйдан били. Шуның 415 гектары алынды.

Заманлылар чөгендер алуга 6 сентябрьдә кереште. Агрофирманың "ROPA" комбайннарыннан торган отряды басудан басуга күчеп, тәүлек әйләнә эшли. Алар хәзер Нератовка ягындагы басуда. Комбайннарны тәҗрибәле, үз эшенең осталары булган Иван Ионов, Дамир Баһаутдинов, Иван Калинов, Валерий Афанасьев, Михаил Никандров, Валерий Бутяев, Павел Мельников, Виктор Мерясовлар иярли. Смена алышынганда комбайнчылар "тимер ат"ларының төзеклеген дә тикшерә.

Егетләр уңышны тизрәк җыеп алу өчен көчләрен кызганмыйлар. Яңгырлардан соң җир йомшарды, башка яумасын, булган уңышны югалтуларсыз җыеп аласы иде, ди алар.

Бүлекчәдә эш һәм тукландыру яхшы оештырылган. Алынган чөгендер юл буена өелә бара. Юл буйларында тезелеп киткән чөгендер көшелләрен төяү белән Иван Матюшкин һәм Олег Мелехов мәшгуль. Олег соңгы 3-4 елда көзен чөгендер төяү эшен башкара. Язын чәчә, җәен эшкәртә, көзен татлы тамыр уңышын җыя ул. Үзең үстергән уңышны җыю күңелле, уңыш - хезмәтеңне бәяләүче күрсәткеч бит ул, ди Олег. Чөгендер төяргә исә "КамАЗ" машиналары чират тора. 2 минут дигәндә, "КамАЗ" машинасы татлы тамыр белән тула һәм ул шикәр заводына юл ала. "КамАЗ"лар 11 сентябрьдә 238 рейс ясаса, аңа кадәр коры көндә ул 298 булган. Чөгендер төяүчеләрнең бер минут буш вакытлары юк: чөнки чират көтүче "КамАЗ"лар бик күп. Семен Агеев машиналарны исәпкә алып тора.

- Елына күрә уңыш ярыйсы, бер чөгендерне дә югалтмаска тырышабыз, - ди бүлекчә җитәкчесе Тәлгать Хәйруллин.

Көшелләр артыннан чөгендер яхшылап җыела. Аны җыю, төяүдә бер төркем бүлекчә эшчеләре катнаша. Алар - Михаил Феофанов, Иван Сергеев, Валерий Метрухин, Юрий Сандимиров, Юрий Корсаков, Василий Михайлов. Бу эштә политехник колледжның III курс студентлары Александр Матюшкин, Кирилл Крылов, Александр Казаковлар да булыша. Чимал озату иртәнге сәгать 6дан кичке 10га кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: