Зәй офыклары

Ел уңышлы башланды

Авыл хуҗалыгы тармагында агымдагы ел - Сөтне күпләп җитештерү елы. Моның өчен районда мөмкинлекләр бар. Биналар капиталь төзекләндерелде, терлек азыгы җитәрлек, эш яхшы оештырылды. 2015 елда сөтнең тулаем җыемы 23292 тонна тәшкил итте. Бу күрсәткеч, 2014 ел белән чагыштырганда, 101 процент. Сыерларның продуктлылыгы 17 процентка (бер сыерга 4092 килограммнан 4777гә...

Авыл хуҗалыгы тармагында агымдагы ел - Сөтне күпләп җитештерү елы. Моның өчен районда мөмкинлекләр бар. Биналар капиталь төзекләндерелде, терлек азыгы җитәрлек, эш яхшы оештырылды.

2015 елда сөтнең тулаем җыемы 23292 тонна тәшкил итте. Бу күрсәткеч, 2014 ел белән чагыштырганда, 101 процент. Сыерларның продуктлылыгы 17 процентка (бер сыерга 4092 килограммнан 4777гә кадәр) арткан. Бүгенге көндә агрофирмалар бхлекчәләренең товарлыклы-сөтчелек комплекслары, фермаларында тәүлегенә 60,5 тонна сөт җитештерелә, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 8,2 тоннага артык. Бер сыердан тәүлегенә 13,5 килограмм сөт савыла. Хуҗалыкларга килгәндә, әлеге җәһәттән үсеш "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте (4 процент),"Зәй" (3,3) һәм "Зәй шикәре" (2,5) агрофирмаларында күзәтелә. Бүгенге көндә республика рейтингында район 12 урында тора. Боз кузгала башлады.

-Сөтнең артуы, беренчедән, терлекләрне тукландыру һәм карау таләпләрен үтәүдән тора. Аннан көн саен диярлек 20-25 бозау туа, айга 600 башка якын үрчем алу көтелә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов.

Шул рәвешле, хәзер барлык зообелгечләр, мал табибларының игътибары алынган үрчемне саклауга юнәлдерелә. Боларга өстәп, иммунопрофилактика чаралары үткәрелә. Мөгезле яшь терлекләрне урнаштыру өчен өстәмә яхшы сакланган кече фермалар әзерләнә. Агымдагы елның 15 гыйнварыннан соң үгезләрне "Зәй шикәре" агрофирмасының Поручик терлек симертү комплексына туплау планлаштырыла.

Мөгезле эре терлекләрнең баш санына килгәндә, районда агымдагы елның 1 гыйнварына алар 16900гә җитте, шуның 4407се -савым сыер. Терлекләрнең баш санын арттыру өстендә эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: