Зәй офыклары

Эш комплекслы бара

Сәвәләй авылын чыгуга, киң басулар башлана. Басуларда игеннәр күкрәп үсә. Тук башакларга карап, кемнәр генә сокланмаган, кемнәргә генә илһам килмәгән! Ирексездән җырлап җибәрәсе килә: игенченең уңганлыгы, игенченең хезмәт яме, игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә. Сәвәләйнең шифалы һавасы, көмеш чишмә сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары...

Сәвәләй авылын чыгуга, киң басулар башлана. Басуларда игеннәр күкрәп үсә. Тук башакларга карап, кемнәр генә сокланмаган, кемнәргә генә илһам килмәгән! Ирексездән җырлап җибәрәсе килә: игенченең уңганлыгы, игенченең хезмәт яме, игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә. Сәвәләйнең шифалы һавасы, көмеш чишмә сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары үзенә тарта. Сәвәләй авылының гүзәллеге, кешеләренең хезмәт сөючәнлеге авылда гына түгел, районда да билгеле. Валерий Бутяев быел язгы чәчүдә "Кыр батыры" исеменә лаек булды.

Кызарып пешкән тәмле ипине өстәлгә кую өчен, күпме көч, хезмәт куела, тир түгелә, йокысыз төннәр үтә?! Иртә язда игенче - кырда, кояш чыгудан алып, төнге күктә йолдызлар күренә башлаганчыга кадәр игенче басуда, уңыш җыеп, аны сөргәнче, шулай ук кырда - үз эшендә. Күңел биреп, җан җылысы белән башкаралар алар үз эшләрен. Нәтиҗәдә, игенчеләрнең авыр, ләкин хөрмәткә лаек хезмәте аша табыныбызга хуш исле икмәк килә.

"Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсе уракны Үтәшкин авылы янындагы арпа басуыннан башлады. Тулышкан башаклар җиргә иелгән. Тургайлар моңы таралган басуны иңләп "Дон-1500" комбайннары гөрелтесе ишетелә. Комбайнчылар Василий Кузнецов, Иван Ионов (ярдәмчесе Альберт Сабаев), Николай Зубрилов агрегатларны көйләп-майлап, турыга урып-суктыруга әзерләгән. Ашлыкны ындыр табагына Михаил Сабаев, Антон Комаров һәм Илдар Вәлиуллин ташый. Техника ватылу сәбәпле эш тукталып тормасын дип, эретеп ябыштыручы Юрий Кириллов агрегатны тракторга тагып, басу читенә үк алып килгән.

Хуҗалыкның баш инжениры Николай Рогожников егетләрнең эшеннән канәгать.

- Тәҗрибәле механизаторлар, ышанычлы егетләр алар. Һәр минутның кадерен белеп эшлиләр. Шушы 70 гектарлы басуның гектарыннан уртача 35 центнер уңыш җыеп алабыз. Бүлекчәнең өч "Акрос-530" комбайны "Маяк" бүлекчәсендә орлык өчен арпа суктыра. Аларда Павел Краснов (Максим Лукин), Валерий Бутяев (Вадим Рябов), Николай Бутяев (Владимир Бутяев, Чаллы шәһәрендә яши, урып-җыю вакытында авылга кайта) эшли. Игеннәрнең күпчелеген үз комбайннарыбыз белән җыеп алырга максат куйдык, - ди ул.

Бүлекчәдә 700 гектарда арпа, 100 гектар солы, 1200 гектар язгы бодайны җыеп аласы бар. Арпаның 200 гектары суктырылган инде.

Бер-бер артлы тезелеп, яңа уңышны урып-җыючы комбайннар артыннан тигез өемнәр булып салам күбәләре торып кала. Аларны җыеп, төргәкләп малларга ташыйлар. Александр Исаков - бу эшнең остасы. Кирәк икән ул үзе урырга да, ташырга да булдыра. Игорь Апполонов "Кун-10" төяткече белән Евгений Гребинщиков тракторына төяп тора. Бушап калган басуларны Григорий Бутяев, Азат Кәлимуллин "Катрос" агрегаты белән эшкәртә: камыллар турала, чүп үләннәре бетә. Алар артыннан "Амазон" агрегаты ашлама кертә. Бүгенге көнгә көзге чәчү өчен 400 гектарда җир әзерләнгән, бу эш дәвам итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: