Зәй офыклары

Эш шартлары хезмәттә чагыла

"Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсендә терлекчелек тармагы тамырдан үзгәреш кичерә, икенче ел инде биредә фермалар республика программасы буенча ремонтлана. Бүлекчәдә барлыгы 656 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 271е - савым сыер. Савым сыерлар көтүлекләргә чыгарылмый, алар фермаларда асрала һәм бер типтагы ризык белән тукландырыла. Ел әйләнә бирелә торган бер...

"Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсендә терлекчелек тармагы тамырдан үзгәреш кичерә, икенче ел инде биредә фермалар республика программасы буенча ремонтлана. Бүлекчәдә барлыгы 656 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 271е - савым сыер. Савым сыерлар көтүлекләргә чыгарылмый, алар фермаларда асрала һәм бер типтагы ризык белән тукландырыла. Ел әйләнә бирелә торган бер типтагы ризыкка хәзер яшел масса да өстәлгән. Бүгенге көндә биредә тәүлегенә - 4200 килограмм, бер сыердан 18 килограмм сөт савыла.

Малларның сәламәтлеген тикшерү өчен ветеринария һәм орлыкландыру хезмәтләре дә бар. Бозаулар арасында үлем юк, бозау караучылар 700 грамм тәүлеклек артымга ирешәләр. Бүлекчәнең таналары исә җәйләүләрдә, алар көзен ремонтланган, яңартылган фермаларга кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: