Зәй офыклары

Эш тәүлек буе бара

Узган ялларда «Зәй», «Восток» агрофирмаларында шикәр чөгендере алу башланды. Әлеге культура быел районда 8865 гектарда үстерелде. 6 сентябрьгә ул 760 гектарда алынды. Уңыш гектарыннан уртача 286 центнер тәшкил итә. "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе - иң күп чөгендер игүче хуҗалыклардан. Быел да бүлекчә җирләренең 700 гектарын чөгендер били. Биредә чөгендер алуга...

Узган ялларда «Зәй», «Восток» агрофирмаларында шикәр чөгендере алу башланды. Әлеге культура быел районда 8865 гектарда үстерелде. 6 сентябрьгә ул 760 гектарда алынды. Уңыш гектарыннан уртача 286 центнер тәшкил итә.

"Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе - иң күп чөгендер игүче хуҗалыклардан. Быел да бүлекчә җирләренең 700 гектарын чөгендер били. Биредә чөгендер алуга 2 сентябрьдә керештеләр.

Эш тәүлек буе башкарыла. Өч комбайнда 2шәр механизатор эшли, 12 сәгать саен бер-берсен алыштыралар. Алар - Аксардан Мансур Гатин белән Ринат Яхин, Зәйдән Илнар Вәлиев, Имәнлебаштан Фазыл Яхин, Бигештән Фәнил Хәйруллин, Түбән Лоҗыдан Айдар Галимов, Риваль Гыйләҗиев, Рәсим Мөфтиев. Комбайнчыларның күбесе тәҗрибәле. Эш оештыру, тукландырудан канәгать егетләр. Пешекчеләр Римма Хөсәенова белән Нәфисә Кәлимуллина дүрт мәртәбә тәмле ашлар белән сыйлый аларны.

Маңгай тирен сөртеп кырда ашауга ни җитә, ди егетләр. Алар моңа кадәр август ахырында Тукай районы "Кама" агрофирмасында чөгендер алганнар. Үз басуларыбызда уңыш ярыйсы күренә, ди комбайнчылар. Беренче 50 гектарлы чөгендер басуында уңыш гектарыннан уртача 320 центнер тәшкил иткән. Узган ел исә чөгендер игүчеләр өчен ел аеруча уңышлы килде: "Алга" бүлекчәсендә гектарыннан уртача 480 центнер физик авырлыкта уңыш җыелган иде. Агымдагы елда да елына күрә уңыш начар димәс идем, ди бүлекчәнең баш агрономы Раиф Вәлиев. Татлы тамыр игүдә үз тәҗрибәсе бар баш агрономның. Шикәр чөгендере - икътисади файдалы культура, ди ул. Ул казылган уңышның вакытында шикәр заводына тизрәк озатылуын тели. Чөнки көшелләрдә озак яткан чимал сыйфатын югалта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: