Зәй офыклары

Эшче һөнәренең абруе арта

Татарстан Франция һәм Бельгиядән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition Дөнья чемпионаты үткәрү хокукын отты. Шул рәвешле, Казанда эшче һөнәрләре буенча тагын бер дөньякүләм чемпионат узачак. Дүшәмбе көнне Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үткәрелгән WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышында катнашучыларның күбесе нәкъ менә Казан өчен тавыш бирде: башкалабыз көчле көндәшләр Париж һәм...

Татарстан Франция һәм Бельгиядән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition Дөнья чемпионаты үткәрү хокукын отты. Шул рәвешле, Казанда эшче һөнәрләре буенча тагын бер дөньякүләм чемпионат узачак. Дүшәмбе көнне Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үткәрелгән WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышында катнашучыларның күбесе нәкъ менә Казан өчен тавыш бирде: башкалабыз көчле көндәшләр Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен дә артта калдырды.

WorldSkills Competition Дөнья чемпионатын уздыру өчен, шәһәр-кандидат буларак, Казанны тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тәкъдим итүдә Казанның зур халыкара ярышлар - Универсиада-2013 һәм 2015 елгы су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатын уңышлы уздыруы турында ассызыклануы - без-татарстанлылар өчен зур дәрәҗә. Республика җитәкчелеге эшче һөнәрләрне популярлаштыруны республика алдында иң өстенлекле юнәлеш итеп, аңа зур игътибар бирә, чөнки эшче һөнәренең абруен арттыру, берсүзсез, икътисад үсеше белән турыдан-туры бәйле. Шуңа да республика җитәкчелеге, сәнәгать предприятиеләре һәм республиканың югары уку йортлары белән берлектә, эшче һөнәренә кызыксындыру уята. Әлеге уңайдан уңышлар бар: узган ел Татарстанда 5 махсус ресурс үзәге булдырылды. Агымдагы елда тагын шундый 5 үзәк ачылачак, шуларның берсе - Зәй политехник колледжы. Бүгенге көндә әлеге уку йортында зур масштаблы үзгәртеп кору эшләре бара. Республикада барлыгы 25 заманча ресурс үзәге булачак. Колледж һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр белән инде бөтенләй башка мөнәсәбәттә, гомумән, алар белән хезмәттәшлек ныгый, үзара элемтәләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

Зәйдә политехник колледжны тәмамлап, оешма-предприятиеләрдә, фермаларда, басу-кырларда эшләп калган егет-кызларыбыз шактый. ГРЭС-та токарь булып хезмәт куючы Виталий Майоровны станциядә эшләп үскән дияргә тулы җирлек бар. Ул политехник колледжда кыручы һөнәрен үзләштергәндә өч ел ГРЭСның техник хезмәт күрсәтү цехының ремонт-механика остаханәсендә практика үтә. Тырыш Виталийны уку йортын тәмамлауга, бик теләп биредә IV разрядлы кыручы итеп эшкә алалар. Бүгенге көндә инде ул - V разрядлы кыручы, аның хезмәте станция өчен кирәкле детальләр ясаудан гыйбарәт. Бу - үтә сабырлык, төгәллек сорый торган хезмәт. Башка җирдә эшләвен күз алдына да китерә алмый ул, читтән торып Казан милли эзләнү технология университетын тәмамларга да өлгергән. Виталий ел саен шәһәркүләмендә оештырылган һөнәри бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Дүрт ел элек республикакүләм һөнәр бәйгесендә катнашып, III урынга ия булган.

- Туган шәһәремдә иң зур предприятиеләрдән саналган ГРЭСта эшләвем белән горурланам, республика җитәкчелегенең эшче профессияләрне популярлаштыруны өстенлекле юнәлеш итүе, эшче яшьләргә һәр төрле булышлык күрсәтүе куандыра. Станциядә дә эшче һөнәренә игътибар зур, яшьләргә һөнәр буенча үсү мөмкинлекләре бар, - ди Виталий.

Политехник колледжда авыл хуҗалыгы өчен тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән Александр Пукаев армия хезмәтенә кадәр дә, аннан кайткач та, туган авылы Сарсаз-Багражда механизатор булып хезмәт куя. Бүгенге көндә ул заманча техника иярли. Авылда яшәве, эшләве турында аның үз фикере: "Мине әллә нинди дәрәҗәле эшләргә дип шәһәргә чакырсалар да, авылымны, техникамны ташлап китмим, калада минем тыным кысыла, минем өчен иң мөһиме - буразналар сызып, орлыкларны җир куенына салу, басу-кырлар иңләү, гомумән, кара җирдән ул ак бәхет. Җирдә, фермаларда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арта, эш шартлары яхшыра бара. Бу, әлбәттә, республика җитәкчелегенең эшче һөнәренә йөз белән борылуы. Мин моны үз мисалымда сизәм".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: