Зәй офыклары

Эшләү, яшәү өчен мөмкинлекләр бар

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Шундый җыен-очрашуларның чираттагысы Бигеш авылында узды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре катнашты. Бигеш - районда иң күп торак пунктлы җирлекләрнең берсе. Биредә халыкның социаль-көнкүрешен, тормышын яхшырту буенча максатчан эш алып барыла. "Зәй"...

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Шундый җыен-очрашуларның чираттагысы Бигеш авылында узды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Бигеш - районда иң күп торак пунктлы җирлекләрнең берсе. Биредә халыкның социаль-көнкүрешен, тормышын яхшырту буенча максатчан эш алып барыла. "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе (элекке "Алга" колхозы) авыл хуҗалыгы тармагында уңышлы эшли. Бу хакта узган елгы эшчәнлеккә бүлекчә җитәкчесе Илгиз Вәлиев хисап ясады.

Бүлекчәнең чәчүлек мәйданы 4481 гектар тәшкил итә, шуның 1500 гектары - бөртекле культуралар, 720се шикәр чөгендере өчен. Бөртеклеләр буенча узган ел гектарыннан уртача уңыш - 41,9, шикәр чөгендереннән 485,2 центнер тәшкил иткән. Хуҗалыкта 330 гектар мәйданда кукуруз игелгән, барлыгы 7263 тонна силос салынган. Терлек азыгы җитәрлек: бер шартлы терлек башына 34 центнер терлек азыгы туры килә.

Бүлекчәдә 841 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 249ы - савым сыер. 2011 елда 822,8 тонна сөт, 89,3 тонна ит җитештерелгән. Бүлекчә җитәкчесе чыгышында авыл хуҗалыгының төрле тармагында хезмәт куючы тырыш хезмәтчәннәрне атап узды.

Алгалылар эшли дә, матур итеп яши дә. Җирлектән "Россельхозбанк" аша 20 кеше кредит алып, абзар-курасын яңарткан, күп итеп мал-туар асрауга керешкән. Эретеп ябыштыручы булып эшләүче Әнәс Маликов тормыш иптәше Айгөл белән күп итеп мал асрый. Терлек азыгы белән агрофирма да ярдәм итә, үзебез дә әзерлибез, авылда яшәргә мөмкинлекләр бар, ди Маликовлар.

Резеда белән Реваль Гыйләҗевлар өч ел элек "Авылда яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" федераль программасы буенча йорт салып кергәннәр, каралты-кура булдырып, күп итеп мал асрыйлар. Авыл җирлеге башлыгы Рашат Саматов та, бүлекчә җитәкчесе дә һәртөрле эшебездә булышырга гына торалар, ди Резеда. Реваль - бүлекчәнең алдынгы механизаторы. Эш күрсәткән, тырыш хезмәткәрләр җитәкчелек игътибары үзәгендә.

Бу җирлеккә кергән Югары Лоҗы авылында яшәүче Зөлфия белән Рамил Галиевлар да әлеге программа буенча йорт салып кергәннәр. Зөлфия - бүлекчәнең алдынгы сыер савучысы. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар. Тормышка, яшәеш өчен җирлектә мөмкинлекләр тудырылуга сөенеп бетә алмыйбыз, ди алгалылар.

Очрашуда әнә шундый тырышып яшәүче гаиләләр белән очрашып, аралашып кайттык.

Бигеш халкы җыенда кайбер хезмәтләрнең төрле программалардан файдалану мөмкинлеге, ташламалы хезмәтләр турында мәгълүмат бирелүгә рәхмәтен белдерде. Мондый аңлатулар урыннарда ешрак оештырылсын иде дигән теләк тә җиткерде алар.

Татьяна Воропаева чыгышында республика, райондагы икътисади үсеш, алга китешкә анык мисаллар китерде, көнкүреш, яшәеш өчен мөмкинлекләр тудырылуын ассызыклап, алардан кыю файдаланырга чакырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: