Зәй офыклары

Эшләре көйле бара

Районда бүгенге көндә 5208 гектарда татлы тамыр җыелды, бу - 177072 тонна, ягъни 59 процент дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 340 центнер тәшкил итә. Әлеге эшне "Зәй шикәре" - 1692 (уңыш гектарыннан 384 центнер), "Восток" - 1901 (277), "Зәй" агрофирмасы - 1401 (417), "Нива" ҖЧШ 95 гектарда (250) башкарды. Шикәр...

Районда бүгенге көндә 5208 гектарда татлы тамыр җыелды, бу - 177072 тонна, ягъни 59 процент дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 340 центнер тәшкил итә. Әлеге эшне "Зәй шикәре" - 1692 (уңыш гектарыннан 384 центнер), "Восток" - 1901 (277), "Зәй" агрофирмасы - 1401 (417), "Нива" ҖЧШ 95 гектарда (250) башкарды.

Шикәр заводы 351254 тонна чөгендер кабул итте. Шуның 50737 тоннасы - "Зәй шикәре", 38808е - "Восток", 50608е - "Зәй" агрофирмасыннан, 1253 тоннасы "Нива" ҖЧШеннән китерелде. Татлы тамырның шикәрлелеге -16,63, пычраклык 10 процент тәшкил итә.

Шикәр чөгендере алуга беренчеләрдән булып керешкән "Зәй шикәре" агрофирмасы басулары бүген гөрләп тора.

- Басуларда берьюлы 4 комбайн эшли, - ди агрофирманың баш агрономы Җәүдәт Фәйзуллов. - Көнгә 80-120 гектарда татлы тамыр алына. Шикәр чөгендере 3000 гектар мәйдан били. Уңыш гектардан уртача 384 центнер. Бүгенге көндә чөгендер 1692 гектарда казылды, 64973 тонна татлы тамыр җыелды, шуның 50737 тоннасы шикәр заводына озатылды. Быелгы ел өчен бу начар түгел.

"Зәй шикәре" агрофирмасы уңган хезмәтчәннәре белән дан тота. Комбайнчыларның да күбесе тәҗрибәле. Чөгендер язмышы өчен зур җаваплылык тоеп эшләүче Михаил Никандров, Валерий Афанасьев, Павел Мельников, Иван Ионов, Дамир Баһаветдинов, Иван Калинов, Виктор Мерясев, Валерий Бутяев елның-елында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә. Алар быел да сынатмый. Эш ике сменада оештырылган. Шикәр заводына көненә 150-200 машина чөгендер озатыла.

Иван Ионов - агрофирманың "Сәвәләй" бүлекчәсе эшчесе. Ул Зәйдән йөреп эшли. Йөреп эшләүнең бернинди кыенлыгын күрмим, чөнки махсус вахта йөртә, ди ул. Игеннәрне урып-җыю эшендә дә катнашкан, чөгендер алу комбайнында сигезенче елын эшли.

- Тәнемә - көч, җанга шифа алам туган як кырларыннан. Без комбайннарның вак-төяк төзәтү эшләрен генә башкарабыз. Ватыла калса, техникага "Финагротрейд" бригадасы техник ярдәм күрсәтә. Кыскасы, эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Комбайннар ватылмыйча эшләгәндә, һава торышы яхшы торганда эшләве күңелле, - ди Иван Ионов.

Агрофирмада механизаторлар хезмәте игътибар үзәгендә: өч тапкыр туклану оештырылган, урып-җыю эшләре тәмамлангач, хезмәт алдынгыларын бүләкләү каралган. Һава шартлары алга таба да шулай әйбәт торса, урып-җыю эшләрен - 25 октябрьгә, мал азыгы әзерләүне дә якын арада тәмамларга исәпләп торабыз, ди хуҗалык уңганнары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: