Зәй офыклары

Фермалар яңара, төзекләнә

Терлекчелек - рентабельле тармак, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге табышның 70 проценты шушы тармакка туры килә. Әлеге тармакта зуррак уңышларга ирешү өчен хезмәт һәм терлек асрау шартларын яхшырту зарур. Моның мөһимлеген аңлап, соңгы елларда республикада авыл хуҗалыгы тармагында фермаларны модернизацияләү эше активлашты. Аның ачык мисалы булып районыбызда җәен "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм...

Терлекчелек - рентабельле тармак, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге табышның 70 проценты шушы тармакка туры килә. Әлеге тармакта зуррак уңышларга ирешү өчен хезмәт һәм терлек асрау шартларын яхшырту зарур. Моның мөһимлеген аңлап, соңгы елларда республикада авыл хуҗалыгы тармагында фермаларны модернизацияләү эше активлашты.

Аның ачык мисалы булып районыбызда җәен "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасы буенча 23 фермада һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында масштаблы ремонт эшләре барды, алар маллар җәйләүләрдән кайтканчы әзер булачак. Шуларның берсе - "Зәй шикәре" агрофирмасының "Заман" бүлекчәсе Поручик терлекчелек комплексында күләмле төзекләндерү эшләре тәмамланды, биредә шулай ук бер тонна сыйдырышлы ике сенаж базы да төзекләндерелде.

Поручик терлекчелек комплексында 10нчы корпус төзекләндерелеп, сафка бастырылды. Ул моңа кадәр ярым җимерек хәлдә иде, тиздән бирегә 450 баш бозау китерәчәкләр. Гомумән, әлеге комплекста барлыгы 4650 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 40 ел ремонт күрмәгән корпус танымаслык булып үзгәргән, заманча бинада эш шартлары да яхшырган. Гомерләрен әлеге тармакка багышлаган терлекчеләр өчен аны ачу тантанасы чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Пенсиягә чыккач, эштән китәрбез дигән идек, болай булгач, тагын берничә ел эшлибез әле, ди алар, көлешеп.

Поручиклылар шатлыгын ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, район җитәкчесе Разиф Кәримов уртаклашты. Нәҗип Хәҗипов районда фермалар һәм сөтчелек комплексларында барган ремонт, силос траншеяләре төзү эшләреннән канәгать булуын белдереп, Зәйдә терлекчелек тармагының алга китүен, республика рейтингы буенча аның алтын урталыкка кадәр күтәрелүен ассызыклады. Әлеге агрофирманың Сәвәләй бүлекчәсендә - ферма һәм өч корпуста, Чыбыклыда исә карда һәм корпусларда ремонт бара. "Восток" агрофирмасының "Сармаш" бүлекчәсендә - бер, "Үрнәк"тә ике терлекчелек бинасы төзекләндерелде, соңгысында суүткәргеч алыштырыла.

Кунаклар бу көнне Югары Шепкә, Куш-Елга, Бура-Киртә фермалары һәм сөтчелек комплексларында барган ремонт эшләре белән дә таныштылар. Районда әлеге ремонт эшләренә язын - көтүләр җәйләүләргә күчкәч башланды. Аңа кадәр кайда нинди күләмдә төзекләндерү эшләре башкарылачагы өйрәнелеп, алар программага кертелде. Ремонт эшләре "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ һәм район җитәкчелегенең ныклы контролендә торды. Күпчелек фермаларны төзекләндерү сөт үткәрү системалары, азык өстәле булдыру һ.б.лардан гыйбарәт. Терлекләрне ашату механикалаштырылачак.

Авыл башында урнашкан Бура-Киртә фермасы да танымаслык булып үзгәрә: биредә 30 кешедән торган бригада төзекләндерү эше белән мәшгуль. Без монда булганда төзүчеләр ферманың сөт блогы түбәсен алыштыралар иде. Ферма 1976 елда сафка баскан булган. Биредә ел да агымдагы ремонт эшләре башкарылган башкарылуын, шулай да ул тузган, искергән булган, әлеге авыл терлекчеләре дә ныклы ремонт булуга сөенәләр. "Зәй" агрофирмасындагы терлекләрнең 60 проценты - «Ялкын» бүлекчәсендә: аларның баш саны 3 меңгә якын, шуларның 900е - Бура-Киртәгә туры килә. Биредә савым сыерлар 330 баш, сыер савучылар исә 6 кеше. Әлеге хуҗалык сөт саву буенча алдынгылыкны бирми, бүген тәүлегенә - 3900 литр, бер сыердан уртача 16 килограмм сөт савыла. Сыер савучылар ферманың ремонтлануын, аның заманча җиһазлар белән тулылануын түземсезләнеп көтә. Моңа кадәр сөтне көянтә-чиләк белән ташыган хатын-кызлар савылган сөтнең үткәргечләр аша суыткычка китүен күз алдына да китерә алмый әлегә: оҗмахка чыгасылары алда әле. Фермада шулай ук автомат суэчергечләр, транспортер, азык өстәле урнаштырылачак.

Кыскасы, җәйләүләрдән кайткан терлекләр һәм сыер савучыларны капиталь төзекләндерелгән, яңартылган, заманча җиһазланган фермалар каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: