Зәй офыклары

Хезмәте, яшәү рәвеше белән сокландыра

Сәнәгатьтә, төзелештә, авыл хуҗалыгында зур казанышларга ирешкән райондашларыбыз бик күп. Хезмәт кешесе елы уңаеннан язмабыз әнә шундый кешеләрнең берсе - РСФСР Югары Советының 10нчы чакырылыш депутаты, III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Нурсинә Хафизова турында. Ул бу көннәрдә 65 яшен тутыра. Нурсинә апа Югары Мәлем авылында үсеп, шунда тырыш хезмәт...

Сәнәгатьтә, төзелештә, авыл хуҗалыгында зур казанышларга ирешкән райондашларыбыз бик күп. Хезмәт кешесе елы уңаеннан язмабыз әнә шундый кешеләрнең берсе - РСФСР Югары Советының 10нчы чакырылыш депутаты, III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Нурсинә Хафизова турында. Ул бу көннәрдә 65 яшен тутыра.

Нурсинә апа Югары Мәлем авылында үсеп, шунда тырыш хезмәт куеп уңышларга ирешә. Мәктәпне тәмамлагач, табиб булырга хыяллана, тик ишле гаиләдә әтисез, авырлык белән үскән кыз өчен бу тормышка ашмас хыял булып кала. Ә менә тырыш, эшкә карусыз, үҗәт булуы аны данлый, илгә таныта. 18 яшеннән фермада сыер савучы булып эшли башлый. Кечкенәдән эшләп үскәнгәдер, бу эш аңа авырлык тудырмый. Кыз һәркөн иртән фермага эшкә килеп, мең төрле эш-мәшәкатькә чума һәм аны яратып башкара. Ул чорларда терлекчелек тармагында барлык эш кул көче белән башкарыла. Авырлыклар куркытмый аны: тора-бара ул терлек карау, продукция алу нечкәлекләренә төшенә. Иң мөһиме, сыерның сөте теленнән булуын яхшы аңлый яшь савымчы: малкайлары алдыннан азыкны өзми, аларны хасиятен белеп тәрбияли.

Нурсинә апа елдан-ел сөт савуны арттыра барып, алдынгылыкны бирми. «Ул елларда, 15 көн саен җитештерелгән продукциягә нәтиҗә ясалып, терлекчеләргә премия бирелде. Аны колхозда Нурсинә, Мөкатдисә белән Әнвәдә апалар чиратлап ала иде», - ди ул чорда Ленин исемендәге колхозны җитәкләгән Гамир Таҗетдинов. Нурсинә апага башта 17 баш токымлы савым сыер беркетелә, ул алардан уртача 2950 литр сөт сава. Шул рәвешле, ул группасыннан бер ел дәвамында дәүләткә 51-52 тонна сөт сатуга ирешә. Алай гына да түгел, һәр сыердан бер бозау ала, аларны ике айга кадәр тәрбияләп, бозау караучыларга тапшыра. Җитештерелгән продукция, алынган бозау - сыер савучы йөзен билгеләүче күрсәткечләр. Әлеге җәһәттән Нурсинә апа сынатмаска тырыша. Тора-бара фермалар механикалаштырыла, сыерлар махсус аппаратлар белән савыла башлый. Хезмәт җиңеләя дип, савымчыларга күбрәк сыерлар беркетелә. Аларның квалификацияләре күтәрелә. Беренче класслы савымчы Нурсинә апа күрсәткечләрен тагын да яхшырта бара. Якташыбызның тырыш хезмәтен район, республика җитәкчелеге күреп, аны тиешенчә бәяли. 1980 елда Нурсинә Хафизова РСФСР Югары Советының 10нчы чакырылыш депутаты итеп сайлана, III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. Якташыбыз күп санлы медальләргә, район һәм республика җитәкчелеге Мактау грамоталарына, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатына лаек була. 30 ел терлекчелектә эшләгән Нурсинә апа артыннан матур хезмәт үрләре кала.

Шул гомер эчендә аның башыннан шатлыгы да, кайгысы да уза. Тормышын ул авылның уңган, көрәшче егете Рәфыйк белән белән бәйли. Алар икесе дә колхозда хезмәт куя, гаиләдә бер-бер артлы кызлары Раилә һәм уллары Фикърәт туа. Әти-әни белән бер түбә астында мул-җитеш яши алар. Нурсинә апа бала ялында озаклап утырмый: балалары әбиләре карамагына кала. Тормыш гел бер төрле генә бармый, матур гына яшәгәндә, Сабантуйда бил алыштан соң, Рәфыйк абый үлеп китә. Ул көрәшкәндә егылып, башын бәрә. Нурсинә апа кайгыны эш белән баса. Вакыт - дәва, диләр, шулай яшәп ятканда ике баласы - Илдус, Изаилне калдырып, йөрәк авыруыннан апасы бакыйлыкка күчә. Изаил - әле күкрәк баласы. Ир-атның яшь бала белән тол калуы - аеруча аяныч. Нурсинә апа ике ут арасында кала: апасының балалары кызганыч. Шулай итеп, балаларны ятим итмәс өчен, ике гаилә бергә кушылып яши башлый. Ул елларда ун яшьлек Илдус кул арасына керә башлаган була инде. Калганнары да тора-бара хуҗалыкта булышчылар була. Хафизовларның уртак кызы Ләйсән тугач, гаилә тулыланып китә. Хатын-кыз - гаилә тоткасы, дип юкка әйтмиләр, өч оя бергә укмашып, бу гаилә күпләрне сокландырып матур яши. Биш бала үсә.

- Гаиләдә барыбызга да караш тигез булды, мин өлкәне буларак, эне-сеңелләрем өчен һәрвакыт үрнәк булырга тырыштым, - ди Илдус.

Нурсинә апа балаларга кирәк чакта йомшак, кирәк чакта кырыс, таләпчән дә була, өй кыегына кыстырылган чыбык бик сирәк очракта эшкә җигелә. Иң мөһиме, аларны хезмәт сөяргә, игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, аның аш-суга осталыгы, чисталыгы-пөхтәлеге кызларына күчә. Эшләвегез безнең өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен, диеп эшләтеп үстерделәр безне, ди кызы Раилә.

Гомумән, Хафизовлар-ның барлык балалары эш-чәннәр, тормышта үз урыннарын тапкан, җәмгыятькә кирәк кешеләр. Илдус - юрист, Раилә - шәфкать туташы, Фикърәт - сәнгать кешесе, Изаил - эшмәкәр, Ләйсән - хисапчы.

- Киленнәрем дә бик уңганнар, килен каенана туфрагыннан, диләр бит, исәнлекләрен телим, киңәш-табыш итешеп яшәргә язсын, - ди Нурсинә апа.

Гомер көзендә шулай рәхәтләнеп кенә яшисе бит, ләкин син теләгәнчә генә түгел шул. Нурсинә апа ике ел элек тормыш иптәше Альберт абыйны соңгы юлга озата. Татар хатын-кызларына хас сабырлык белән бу кайгыны да җиңә ханым. Гарәп графикасына өйрәнә, намазга баса, шәригать кануннары буенча яши, ак яулыклы ана, әби ул. Биш балалы, унике оныклы әбинең кешелекле, киң күңелле, ярдәмчел булуы, күңел чисталыгы, үтә сабыр булуы сокландыра. Ул пешергән ризык, чәкчәк авызда эри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: