Зәй офыклары

Хезмәтнең нәтиҗәсе куанычлы

«Авыл хуҗалыгын үстерү» илкүләм проекты нигезендә үзгәртеп корылган Дүрт-Мунча терлекчелек комплексы уңышлы гына эшләп килә. Терлекчеләр үткән елны ничек тәмамлады, нинди уңышлар бар? Бүгенге көндә комплекста 1221 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 803е - савым сыер. Комплекста 38 кеше хезмәт куя. Аларның һәрберсе күбрәк һәм сыйфатлы продукция алу өчен...

«Авыл хуҗалыгын үстерү» илкүләм проекты нигезендә үзгәртеп корылган Дүрт-Мунча терлекчелек комплексы уңышлы гына эшләп килә. Терлекчеләр үткән елны ничек тәмамлады, нинди уңышлар бар?

Бүгенге көндә комплекста 1221 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 803е - савым сыер. Комплекста 38 кеше хезмәт куя. Аларның һәрберсе күбрәк һәм сыйфатлы продукция алу өчен тырыша. Сыер савучылар - Фекла Евграфова, Анастасия Ермакова, Анна Тихонова, Елена Пасмуроваларның хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел. Сыерлар "ДеЛаваль" фирмасының "Европараллель - 2х16" аппаратлары белән көненә ике мәртәбә савыла. Аппарат белән 20 минут эчендә 32 сыер савыла, ди комплекс мөдире Азат Зәһәриев. 2012 ел нәтиҗәләре буенча, биредә 2601 тонна сөт савылган. Майлылык - 3,8 процент. Иң күп сөтне Фекла Евграфова (444 тонна, бер сыердан уртача 5172 килограмм) сава. Анастасия Ермакова - 417; Эльвира Аверьянова 339 тонна сөт савып алган.

Сыерның сөте телендә, дип юкка гына әйтмиләр. Биредә терлек азыгы - печән, салам, силос, сенаж җитәрлек. Терлек караучылар Николай Емельянов, Наил Арсланов, Назим Әүхәдиев малларны азык белән тиешенчә тәэмин итеп тора. Алар продукция җитештерүдә төп рольне алып торуларын яхшы аңлый. Биредә бозау караучылар эше дә мактауга лаек. Бозау караучылар Лилия Емельянова, Елена Васильева үз эшләрен намус белән башкара. 11 ай нәтиҗәләре буенча бозаулардан 277 центнер артым алынган. Тәүлеклек артым исә 668 грамм тәшкил итә. Бозаулар көр, азык җитәрлек, шартлар булганда, хезмәтнең нәтиҗәсе дә яхшы, ди Азат Зәһәриев.

Кадрларга кытлык юк. Комплекста Дүрт-Мунча, Зичәбаш, Кабан-Бастрык авылларыннан белгечләр, терлекчеләр йөреп эшли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: