Зәй офыклары

Игә белгән икмәк ашар

Районыбыз басуларында быел да мул уңыш үстерелде. Бу уңыш - язгы кыр эшләре һәм урак вакытында үз эшен белеп, аны фидакарьләрчә башкарган игенчеләребезнең тырышлыгы нәтиҗәсе, Җир-Анага карата хуҗаларча мөнәсәбәт җимеше. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белән әңгәмәбез - икмәк һәм чөгендер уңышы, бөртеклеләрдән югары уңыш алган...

Районыбыз басуларында быел да мул уңыш үстерелде. Бу уңыш - язгы кыр эшләре һәм урак вакытында үз эшен белеп, аны фидакарьләрчә башкарган игенчеләребезнең тырышлыгы нәтиҗәсе, Җир-Анага карата хуҗаларча мөнәсәбәт җимеше. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белән әңгәмәбез - икмәк һәм чөгендер уңышы, бөртеклеләрдән югары уңыш алган хуҗалыклар, терлекчелек тармагы торышы турында.

- Атлас Нургатаевич, әңгәмәне игенчелек тармагыннан башлыйк әле. Игенчеләребезнең ел буе куйган хезмәте бушка китмәде, амбарлар гәрәбәдәй ашлык белән тулды. Хезмәтнең нәтиҗәсен күрү - нинди куаныч.

- Агымдагы яз һәм җәй башы эсселеге, корылыгы белән сынаса да, авыл хезмәтчәннәренең көйле һәм төгәл, максатчан һәм нәтиҗәле эшләве бөртеклеләрне җыеп алуны республикада беренчеләрдән булып төгәлләүгә китерде. Гомумән, без чәчүгә дә беренчеләрдән булып керешкән идек. Район басуларына 40 мең гектарда бөртекле сабан культуралары, 18960 гектарда азык культуралары, 8400 гектарда шикәр чөгендере чәчелде. Бөртекле сабан культураларыннан 108 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды, уңыш гектарыннан уртача 27 центнер тәшкил итте. Иң зур уңыш "Зәй" агрофирмасында булды, биредә ул гектарыннан уртача 29,6 центнер тәшкил итте. Әлеге агрофирманың "Ялкын" бүлекчәсендә бу күрсәткеч - 34,4, "Алга"да - 30,9, "Восток" агрофирмасының "Мәлем" бүлекчәсендә 30,8 центнер булды. Урып-җыюда төрле маркадагы 71 комбайн катнашты. Икмәк кабул итү пунктларына 80 мең тонна ашлык тапшырылды.

-Терлекчелектә уңышның нигезе ныклы азык базасы булдыруга бәйләнгән. Әлеге уңайдан берничә сүз...

- Урып-җыю белән беррәттән, терлек азыгы әзерләү дә киң колач белән алып барылды. Терлек азыгы әзерләүгә дә тел-теш тидерерлек түгел. Терлекләрне кышын асрау өчен 12 мең тонна печән, 84 мең тонна сенаж, 17,5 мең тонна силос салынды. Кукуруздан силос салу эше әле дәвам итә. Бер шартлы терлеккә 28,5 азык берәмлеге туры килә. Кышын терлекләргә җитәрлек азык булачак.

- Районның төп культурасы - шикәр чөгендере игү яңа масштаблар ала. Татлы тамыр җыю бүген ничек бара?

- Районның фирмалы культурасы - шикәр чөгендереннән узган ел да яхшы уңыш җыелды. Аны үстерүгә игенчеләребез аз көч куймады. Татлы тамыр җыйнау да кыен шартларда барды. Шуңа да агымдагы елда татлы тамырны җыйнауга август ахырында керешелде. Яз һәм җәй башы эсселеге белән сынаса да, соңлап яуган яңгырлар уңыш булуга китерде. Шул рәвешле, район басуларыннан 5470 гектарыннан 227070 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Бу - барлык мәйданның 70 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 415 центнер тәшкил итә. 5 октябрьдә генә дә 240 гектарда чөгендер алынды, бу - рекордлы күрсәткеч. Уңышны казып алуда унбер "Ропа" комбайны тәүлек буе эшли. Шунысы игътибарга лаек, быел «АгроКөч-Төркем» АҖ "Восток" агрофирмасында шикәр чөгендере америка технологиясен сынау максатында кулланыла. Әлеге ысул белән чөгендер мәйданы арттырылып, алдагы елда заводка 500 мең тонна чөгендер тапшырырга исәплибез. Гомумән, киләсе елда шикәр чөгендерен 12 мең 500 гектарда чәчәргә планлаштырабыз. 2016 елда шикәр заводы төзелеп эшли башлауга - 50, районда чөгендер игелә башлауга 60 ел булачак.

- Соңгы елда хуҗалыкларны яңа техникалар белән тәэмин итүдә алга китеш сизелә, моңа киңрәк тукталсагыз иде.

- "АгроКөч-Төркем" АҖ соңгы елда техникалар белән тәэмин итүне өстенлекле юнәлеш итә. "Зәй" агрофирмасына терлек азыгы әзерләүче "ДжонДир" комбайны кайтартылды. "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте техника базасы ике "Акрос" комбайны, үзйөрешле чапкыч белән тулыланды. Аннан 610 ат көченә ия "Челенджер" тракторлары кайтты, әлеге техника барлык агрофирмалар һәм "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә бар. Көзен сөрүлек җирләр әлеге куәтле техникалар белән эшкәртелде.

- Атлас Нургатаевич, терлекчелек тармагына да кагылып үтик, районда терлекчелек продукциясе җитештерү күләме ничек?

- Районда "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасы буенча 23 фермада һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында масштаблы ремонт эшләре барды. Аларның күбесенә сөтүткәргечләр, автомат суэчергечләр, транспортер, азык өстәле урнаштырылды. Әлеге фермалар бер-бер артлы файдалануга тапшырыла.

Терлекләргә килгәндә, агымдагы елның 1 октябренә районда барлыгы 16822 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 4402 башы - савым сыер. Бүгенге көндә терлекләрнең баш санын арттыру буенча барлык мөмкинлекләр дә кулланыла. Агымдагы елның 9 аенда 18146 тонна, һәр сыердан 3605 килограмм сөт савып алынды. Соңгы күрсәткеч, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 11 процентка артык. Бу чорга 1870 тонна ит җитештерелде, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 6 процентка артык.

Форсаттан файдаланып, барлык авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйм, киләчәккә ышаныч телим, барлык яхшы башлангычлар яңасында дәвам итсен, ил-көннәр тыныч, гаиләләр имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: