Зәй офыклары

Игенче һөнәрен үз иткән нәсел

Мөхәммәтдиновлар - районда игенче һөнәренә мөкиббән нәсел дәвамчылары буларак билгеле. Бура-Киртә авылында яшәүче Мөнәвир, Марат, Рөстәм быел да урак башлануның беренче минутларыннан ук, «тимер ат»ларын иярләп, кырга иң алгы сафка чыгып бастылар. Мөхәммәтдиновларның ир җенесеннән булган барысы да туган җирләре кырларында иген үстерүгә җаннары-тәннәре белән бирелгән кешеләр, дисәк тә, ялгыш...

Мөхәммәтдиновлар - районда игенче һөнәренә мөкиббән нәсел дәвамчылары буларак билгеле. Бура-Киртә авылында яшәүче Мөнәвир, Марат, Рөстәм быел да урак башлануның беренче минутларыннан ук, «тимер ат»ларын иярләп, кырга иң алгы сафка чыгып бастылар.

Мөхәммәтдиновларның ир җенесеннән булган барысы да туган җирләре кырларында иген үстерүгә җаннары-тәннәре белән бирелгән кешеләр, дисәк тә, ялгыш булмас. Ата-бабадан калган һөнәрне алар буыннан-буынга күчереп, җир сулышын тоеп яшиләр. Мәсәлән, гаиләдәге иң өлкән Мөнәвир абый балачактан кырдан кайтып кермәдек, дип сөйли. Аның комбайнчы буларак хезмәт стажы - 36 ел. Мөнәвир абый, пенсия яшендә булуына карамастан, быел да улы Марат белән бер комбайнда урып-җыюга чыкты.

- Өлгергән иген кырларын күрү бер дә тынгылык бирми. Тизрәк аларны суктырып, амбарларга урнаштыруга өлеш кертәсем килә. Без бит кечкенәдән уңышны әрәм-шәрәм итмәскә, яшәешне тәэмин итүче икмәкне кадерләп яшәргә күнеккән. Улларыма, оныкларыма да шуны сеңдерергә тырышам. Аларны кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләү, үзем белән йөртеп иген кырларына ияләштерү шул максатны күздә тота, - ди Мөнәвир абый.

Улы Марат әтисе эшен дәвам итеп, бүген инде "Зәй" агрофирмасының иң алдынгы механизаторларының берсенә әверелде. Ул бөртеклеләрне җыю төгәлләгәч, шикәр чөгендере казу техникасына утырып, универсалга әйләнде. Шулай булмыйча, Марат инде быел 27нче урып-җыю сезонына кереште.

- Комбайн штурвалы артындагы эшемне сагынып торам. Кышкы-язгы чорда авыл хуҗалыгы техникасы саклана торган гараж мөдире булып эшлим. Төзекләндерү барышын, техниканың яңа сезонга әзерлеген күзәтәм. Ә инде басу-кырларда игеннәр шаулавы ишетелә башлагач, күңел тизрәк кырга ашкына, - ди ул.

Әлбәттә, кырда эшләү җиңел түгел. Мөхәммәтдиновлар урак чорында, үзләре әйткәндәй, караңгы төшеп, комбайн артында тузан күренми башлаганчыга кадәр эшләргә күнеккән. Бу чор - алар өчен аруны-талуны белми торган вакыт. Мөнәвир абый хәзерге комбайннарның, техниканың заманча булуы нәтиҗәсендә эшнең бераз җиңелләшүен әйтә, алар буыны бит уңайлыклары әлләни булмаган комбайннарда да иген җыюга күп көч куйган.

Тәҗрибәле комбайнчылар янында Мөхәммәтдиновлар династиясенең дәвамчысы Рөстәм дә мәш килеп йөри. Бабасы белән әтисенә ул урак өстендә ярдәм итәргә чыккан. Рөстәм быел IХ сыйныфны тәмамлаган, киләчәк һөнәрен ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә күрергә тели, шуңа да урып-җыю чорында өлкән Мөхәммәтдиновларга алыштыргысыз ярдәмче ролен үти. Кечкенәдән әле бабасында, әле әтисендә комбайнда утырып йөрергә яраткан Рөстәм, яше җитеп, техника йөртергә таныклык алу мизгелен түземсезлек белән көтә.

- Ул инде комбайнның һәр детален яхшы белә, төзекләндерү чорында да ярдәме зур безгә. Оныгымның җитди генә комбайн тирәсендә йөрүен күзәтү әйтеп бетергесез горурлык хисе уята, аңа да бу һөнәрнең асылын төшендерә алуыма куанып бетә алмыйм, - ди Мөнәвир абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: