Зәй офыклары

Ир канаты – ат булыр

Карап туймаслык матур кыяфәте, акыллы, хуҗасына тугрылыгы белән атлар кемнәрне генә сокландырмый?! Бу гаҗәеп күркәм хайваннар турында халык күпме мәкаль-әйтемнәр уйлап тапкан, алар хәтта җырларда да урын алган. Кыргый атны кеше кулга ияләндергәннән бирле, ул аның дусты, ярдәмчесенә әверелгән. Терлекчелектә атлар белән шөгыльләнү, аларны файдалану буенча атчылык дип аталган тармак...

Карап туймаслык матур кыяфәте, акыллы, хуҗасына тугрылыгы белән атлар кемнәрне генә сокландырмый?! Бу гаҗәеп күркәм хайваннар турында халык күпме мәкаль-әйтемнәр уйлап тапкан, алар хәтта җырларда да урын алган. Кыргый атны кеше кулга ияләндергәннән бирле, ул аның дусты, ярдәмчесенә әверелгән.

Терлекчелектә атлар белән шөгыльләнү, аларны файдалану буенча атчылык дип аталган тармак бар. Әмма җәмгыять алга киткән саен, техника, яңа технологияләр юл яру сәбәпле, атчылыкка игътибар кимеде. Элегрәк атсыз авылны, аеруча татар авылын, күз алдына да китерүе кыен иде. Бүгенге көндә бер ат булмаган авыллар да бар. Шул ук вакытта спорт һәм ял максатында әлеге нәзакәтле хайванга игътибар беркайчан да кимемәде.

Районыбызда да атчылыкны мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклаучы, чын ир-атлар эше дип санаучылар, атлар асрауны бизнес буларак караучылар юк түгел.

Югары Пәнәче җирлеге фермеры Хәйдәр Мәрдамшин атчылык белән 15 елдан артык шөгыльләнә, шуның 6 елын ул спорт атларын үрчетүгә багышлаган.

- Мин Минзәлә районының Бикбау авылында туып-үстем. Балачагым атлар арасында үтте. Шул чордагы башка авыл малайлары кебек үк, 4-5 яшьтән бу га-җәеп матур хайваннарга гашыйк булдым. Белгечем буенча мин педагог, ирекле көрәш буенча тренер булып эшләдем, гаилә бизнесым бар, шактый вакыт шәһәрдә яшәдем, әмма гомерем буе табигатькә, авылга, терлек, кош-корт асрауга тартылдым. Бервакыт саз кондызы (нутрий) һәм ак төлке үрчетү белән шөгыльләндем. 1994 елда авыл хуҗалыгында файдаланучы йөк ташучы атлар үрчетеп тә алдым. Әмма авылга техника ныклап керә башлагач, аларга ихтыяҗ бетте һәм бу эш тукталды. Саф токымлы атлар үрчетүгә алынуымны 12 яшьлек улыма Чаллы спорт мәктәбеннән саф токымлы инглиз чабышкысы сатып алып, бүләк итүдән башланды дип саныйм. Бу гамәлем белән улымны "телевизор чиреннән" арындыру, атларга тарту, сәламәтлеген ныгытуны максат итеп куйдым. Ә моңа җайдак йөрү белән ирешеп була. Минем бу ниятем яхшы нәтиҗә бирде: улым атларны яратты, хәтта булачак һөнәрен дә шуның белән бәйләде. Ул хәзер - туристлык академиясе студенты, "Атлы туризм" юнәлеше буенча укый, район, республика ат чабышлары, Сабантуйларда уңышлы чыгыш ясый, - ди фермер.

Бүгенге көндә Хәйдәр Мәрдамшин хуҗалыгында төрле токымлы 40тан артык ат исәпләнә. Ул ат бизнесын берничә юнәлештә алып барырга ниятли: чабышлар өчен саф токымлы гарәп чабышкылары әзерләү, җайдак йөрү өчен катнаш токымлы атлар, ат ите җитештерү өчен башкорт атлары үрчетү.

Фермер әйтүенчә, һәр токымның үз характеры, үз үзенчәлеге бар. Шуңа күрә аларны ашату, ягъни асрау технологиясе дә үзгә. Саф токымлы атның чыгышы, шәҗәрәсе билгеле һәм бу рәсми рәвештә паспорт белән беркетелә. Мәсәлән, саф инглиз токымлы айгыр-җитештерүче Бикташ - өч мәртәбә Россия чемпионы "улы" (рәсемдә).

Башкорт атлары чыдамлыгы, продуктлы булуы, шулай ук ел әйләнә үзенә азык табып ашый белүе белән аерылып тора.

Атларны асрау, бу мәшәкатьле хезмәт белән шөгыльләнү өчен шартлар кирәк. Авыл уртасындагы хуҗалыкта мондый мөмкинлек була алмый. Чөнки атларга тиешле мәйдандагы аерым абзарлар, йөртү өчен әйләндереп алынган махсус урыннар һ.б. кирәк. Шуңа күрә фермер "хуторын" Урта Пәнәчедән ерак булмаган урман авызында булдырган, Югары Пәнәчедәге ташландык фермаларны алу турында да уйлана. Аның 20 гектар җире бар. Шунда ул азык культуралары үстерә, атларын көтә. Көтүне яңарту максатында, фермер инде берничә ел Башкортстанда атчылык белән шөгыльләнүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Мәрдамшин чабышкылары район Сабантуйларында гына түгел (2011 елда аның 6 чабышкысы призлы урын алган), Уфада да үзләрен таныта. Биредә туып өйрәтелгән чабышкылар фермер хуҗалыгыннан Казахстанга, шәхси хуҗалыкларга тарала.

Бу эштә проблемалар да юк түгел. Фермер әйтүенчә, беренчесе - кадрлар мәсьәләсе. Хуҗалык эшне белүче, оста ат караучылар, жокей, тренерларга кытлык кичерә. Әлегә ул Зәйдә булган белгечләр белән элемтәдә тора.

- Кешеләргә атта җайдак йөрү буенча ял базасы булдыру - зур хыялым, - ди фермер.

Ә моның белән шөгыльләнү өчен биредә бөтен мөмкинлекләр бар. Фермер хуҗалыгы белән янәшәдәге урман, күлләрнең матурлыгына хәйран калырлык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: