Авыл хуҗалыгы

Күчмә вымпел – “Нур” яшьләре экипажында

Яшьләр идарәсе соңгы елларда авыл яшьләре белән эшләүгә зур игътибар бирә. Агымдагы елда да идарә тарафыннан язгы кыр эшләрендә һәм урып-җыюда катнашучы яшьләр экипажлары игътибарда булачак. Район басуларында бүген 70 яшь механизатор хезмәт куя, араларында политехник колледж студентлары да бар. Яшьләр идарәсе язгы кыр эшләренә иң беренче старт алган "Зәй"...

Яшьләр идарәсе соңгы елларда авыл яшьләре белән эшләүгә зур игътибар бирә. Агымдагы елда да идарә тарафыннан язгы кыр эшләрендә һәм урып-җыюда катнашучы яшьләр экипажлары игътибарда булачак. Район басуларында бүген 70 яшь механизатор хезмәт куя, араларында политехник колледж студентлары да бар.

Яшьләр идарәсе язгы кыр эшләренә иң беренче старт алган "Зәй" агрофирмасының "Нур" бүлекчәсе яшьләр экипажын котлап кайтты. Идарә башлыгы Елена Павлова аларга эшкә фатиха биреп, уңышлар теләде һәм бүлекчә агрономы Илнур Фәттаховка - күчмә вымпел, ә механизаторлар Раил Шакирҗанов, Динар Мамышев, Ирек Гайфуллинга истәлекле бүләкләр тапшырды. Егетләр барысы да тырыш, эшне намус белән башкара.

- Мондый хөрмәтләү - безнең өчен бер стимул, эшкә дәрт өсти, - ди яшь механизаторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Күчмә вымпел – “Нур” яшьләре экипажында
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы