Зәй офыклары

Кем күбрәк эшли – шул акчаны күбрәк ала

Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына. Бюджет акчалары тигез итеп бүленүгә карамастан, төрле хуҗалык төрле нәтиҗә күрсәтә. Кем күбрәк эшли - шул акчаны да күбрәк ала. Беренчедән, җитәкче үзенә, үз эшенә бәя бирә алачак. Шул ук вакытта агросәнәгать тармагын...

Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына. Бюджет акчалары тигез итеп бүленүгә карамастан, төрле хуҗалык төрле нәтиҗә күрсәтә. Кем күбрәк эшли - шул акчаны да күбрәк ала. Беренчедән, җитәкче үзенә, үз эшенә бәя бирә алачак. Шул ук вакытта агросәнәгать тармагын камилләштерү, хуҗалыкларның яхшы эшләвенә этәргеч бирү дә төп максат булып тора. Рейтингка нигезләнеп, һәр хуҗалык өчен бу ярдәмнең күләме арттырыла. Әгәр хуҗалык икенче категориягә ия икән, бюджет акчалары - 20, беренче категориягә караган хуҗалыкларның акчасы исә 30 процентка күбрәк булыр дип фаразлана.

Икътисади рейтингны әзерләгәндә белгечләр түбәндәге күрсәткечләргә таянган: 100 гектар авыл хуҗалыгы мәйданына туры килә торган тулаем продукция күләме, 1 гектар сөрүлек җиренә тәңгәл килүче керем күләме, 1 эшченең айлык уртача хезмәт хакы, керемнең 1 сумына туры килүче дәүләт ярдәме һәм продукция сатуның рентабельлелеге. Гомуми рейтингны әзерләгәндә районнарның игенчелек һәм терлекчелек тармаклары буенча биләгән урыннары да анализланган. 2015 елгы рейтинг нәтиҗәләренә килгәндә, Зәй авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча беренче унлыкка керде, игенчелек буенча исә III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: