Зәй офыклары

Кырлардан уңыш ташый

Кайчандыр авыл хуҗалыгында кул хезмәтен җиңеләйтүдә атлар зур роль уйнаса, хәзер басу-кырларда техника хакимлек итә. Әмма тимер атлар нинди генә зур көчкә ия булмасын, аларны хәрәкәткә китерүчеләр, алар белән идарә итүчеләр - кешеләр. Октябрьнең соңгы якшәмбесе Автомобиль транпорты хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Без тимер атлар иярләүчеләрнең никадәр җаваплы эш...

Кайчандыр авыл хуҗалыгында кул хезмәтен җиңеләйтүдә атлар зур роль уйнаса, хәзер басу-кырларда техника хакимлек итә. Әмма тимер атлар нинди генә зур көчкә ия булмасын, аларны хәрәкәткә китерүчеләр, алар белән идарә итүчеләр - кешеләр. Октябрьнең соңгы якшәмбесе Автомобиль транпорты хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Без тимер атлар иярләүчеләрнең никадәр җаваплы эш башкаруын аңлап, аларны тагын бер кат күздән кичерәбез. Чөнки автотранспорт икътисадны, авыл хуҗалыгын үстерүгә, көндәлек тормышны яхшыртуга зур йогынты ясый. Шуңа да машина йөртүче һөнәре һәр заманда да дәрәҗәсен югалтмый.

Әлеге һөнәргә гомеренең 23 елын багышлаган Сарсаз-Баграж авылы егете Григорий Усманов та хезмәтенең кирәклеген, мөһимлеген яхшы тоя. Бүген "Восток" агрофирмасында "КамАЗ" машинасында эшләүче Григорий Николаевич турында тырыш, машинаны биш бармагыдай белүче, дигән сүздән ары бәяләмә ишетмисең.

Машина "җене" Григорийга үсмер чакта кагыла. Хәер, ир бала теле ачылуга "тр-р-р-тр-р-р, ву-у-ву-у" килеп, машина, трактор "иярләргә" керешә. Үскәндә кайсы гына малай шофер булу турында хыялланмый икән? Григорий белән дә шулай була. Мәктәпне тәмамлауга колхоз эшенә тотынган егетнең техникага хирыслыгын күреп, совхоз рәисе аны ДОСААФка укырга җибәрә. Көндезләрен совхозда эшләп, кичләрен укып, егет берьюлы берничә категориягә имтиханнар тапшыра һәм армиягә киткәнче таныклык ала. 1991 елда ул хәрби хезмәткә алынып, Одесса шәһәрендә чик сагы гаскәрләрендә хезмәт итә.

- Армиядә мин застава башлыгын "УАЗ" машинасында йөрттем. Бу алган белемемне хәрби шартларда ныгытырга ярдәм итте. Шуңа күрә армиягә барачак егетләргә алдан машина йөртүче һөнәренә укырга киңәш итәм, ул руль белән идарә итү өчен генә түгел, техниканы аңларга да ярдәм итә, - ди тәҗрибәле һөнәр иясе.

Көннән-көн юлларда машиналар хәрәкәте көчәйгән, вакыт-вакыт тоташ ташкынны хасил иткән заманда руль артына утыручыдан уяулык, осталык, җаваплылык, кайчак мизгел эчендә карар кабул итеп өлгерүне сорый. Ә бу сыйфатлар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрдән тагын да арттырып сорала, чөнки хәвеф-хәтәрсез йөрү өстенә, төялгән йөкне югалтуларсыз тиешле урынына тапшыру да кирәк.

Григорий Усманов армия сафларыннан соң һөнәрен авыл хуҗалыгы белән бәйли. 1993 елда "Сельхозхимия"гә эшкә урнаша һәм анда 10 ел хезмәт куя. Аннан соң берникадәр вакыт Төньяк Кавказда йөк машинасы белән аэропорт төзү эшендә катнаша. Ә соңгы 10 елда "Восток" агрофирмасы кырларыннан уңыш ташу белән мәшгуль, дисәк тә, ялгыш булмас. Быелгы урып-җыю чорында ул ындыр табагына ташыган ашлыкның күләме меңнәрчә тонна белән исәпләнә.

- Кайбер тәүлекләрдә 18әр рейс йөк алып кайткан көннәр булды. Ә бер машина йөк 15 тонна белән исәпләнә. Хезмәтемне яратып башкаргач, басу-кырларны ничә мәртәбә урау турында уйламыйм да. Киресенчә, уңыш мул булганда эшләве күңелле, - ди Григорий Николаевич.

Әлбәттә, һәр хезмәттәге кебек, машина йөртүнең дә үз кыенлыклары бар. Чөнки техника да туза, чыгымчылый башлый. Хәзерге вакытта ул хезмәттәшләре белән агрофирманың "Игенче" бүлекчәсе кукуруз басуыннан терлекләргә яшел масса ташый. Көзге пычракларда басу уртасында йөк төягән килеш тәгәрмәч тишелеп, аны алыштыруда Григорий Усманов инде бер тапкыр гына сыналмый. Әмма зур тәҗрибәгә ия шоферга бу мәшәкать баш бәласе түгел, төзәтеп, алыштырып, җайлап-майлаган техника хуҗасын аңлый, алар тагын бергәләп куелган бурычны үтәргә керешә.

Григорий Усмановның урып-җыю чорында көнне төнгә ялгап эшләвен гаиләсендә дә аңлыйлар, хезмәтенә хөрмәт белән карыйлар. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайнар ашы белән көтеп торучы тормыш иптәше Светлана, әтиләрен сагынып көтеп алучы кызлары - аның арыган тәненә ял бирүчеләр. Автомобильчеләр көнендә дә гаиләдәге хатын-кызлар өстәл әзерләп каршы алырга җыена кадерле кешеләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: