Зәй офыклары

Кырларга багышланган гомер

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре вакыт белән исәпләшеп эшләргә күнекмәгән. Чөнки һәр ел фасылының үз кануннары. Бер генә эшне үз вакытында башкарырга өлгермәсәң дә, ул уңышта, продукциянең сыйфатында чагылыш таба. Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган һәркем яхшы белә. "Зәй" агрофирмасының "Шепкә-Нур" бүлекчәсе механизаторы Айдар Шәрәфиев та мул уңыш үстерүнең нигезендә...

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре вакыт белән исәпләшеп эшләргә күнекмәгән. Чөнки һәр ел фасылының үз кануннары. Бер генә эшне үз вакытында башкарырга өлгермәсәң дә, ул уңышта, продукциянең сыйфатында чагылыш таба. Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган һәркем яхшы белә.

"Зәй" агрофирмасының "Шепкә-Нур" бүлекчәсе механизаторы Айдар Шәрәфиев та мул уңыш үстерүнең нигезендә бөртекләп башкарылучы ныклы хезмәт ятуын белеп эшли. Аның турында агроном Габделнур Вәлиев, төн уртасында җир җитешкән, сөрергә кирәк дисәң, сикереп торып кырга чыгып китәргә мөмкин, дип сөйләде. Иртә яздан кара көзгәчә механизаторның көнне төнгә ялгап эшләгән вакытлары аз булмый.

Югары Шепкәдә туган малайның, шагыйрь әйткәндәй, кендеге җиргә берегеп үсә. Кече яшьтән үк иген кырларында өлкәннәргә булышырга тырышып йөрүләре эзсез калмый. Туган ягы табигате аны кая барса да үзенә тартып кайтара. Кайсы басуның нинди үзенчәлеккә ия булуын инде ул әтисе кул арасына керә башлагач күңеленә сеңдерә. Һәм мәктәптә укыганда параллель рәвештә механизатор белгечлеге алу мөмкинлеген Айдар шатланып кабул итә. Гомерен шушы һөнәргә багышлаган әтисе - Минфаиз абый да улының техникага хирыслыгын, үз юлыннан китәргә атлыгып торуын күреп сөенә. Егет мәктәптә теоретик белем тупласа, әти кеше аны җае чыккан саен практик яктан баета. Армиядә хезмәт иткәндә дә механизатор белгечлеге алып китүе аңа зур ярдәм итә. Аны хәрби техника механигы итеп билгелиләр.

Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, Айдар 1990 елда туган авылы кырларында иген үстерүгә керешә, урып-җыю чорында комбайнда эшли. Аннан соң "Т-150" тракторына утырып, ун ел дәвамында басу-кырлар сөрүдә, печән чабу, йөк ташуда хезмәт куя. Ал-ялны белми тырышып эшләве өчен биш ел рәттән "Кыр батыры" исеменә лаек була. Тәҗрибәле механизатор чөгендер алу комбайнында да эшли. Техниканы карап, саклап тота белүен җитәкчеләр югары бәяли. "Зәй" агрофирмасы оешкач та, чит илдән кайтартылган тракторларны нәкъ менә Айдар Шәрәфиев кебек егетләргә ышанып тапшыралар. Хәзер ул "ХТХ-215" маркалы тракторны иярли.

- Бу техника белән эшләү бермә-бер җиңел. Җәйге челләдә ут булып кызган трактор эчендә дә эшләдек бит. Бөтен уңайлыклары булгач, утырып кына йөргән кебек хис итәм үземне, - дип шаярта Айдар.

Язгы чәчүдә дым каплатудан кырга чыгып эш башлаган механизатор җәен печәндә булды. Хәзер исә, яңгырлар явып шикәр чөгендере алуда шактый кыенлык туу сәбәпле, чөгендер төягән машиналарны басудан олы юлга чыгарып тора.

Гаиләсендә дә Айдарның кыр эшләре вакытында өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына күнеккәннәр. Хәер, тормыш иптәше Гүзәл дә терлекчелектә хезмәт куя. Шуңа күрә гаиләдә йорт эшләрен башкаруда бүленеш юк, кем нәрсәгә өлгерсә, шуны эшли тора. Гел хезмәттә булсалар да, Шәрәфиевлар бер ул, бер кызларына ныклы тәрбия, белем бирергә вакыт таба. Кыскасы, Айдар Шәрәфиев - алдынгы механизатор, үрнәк гаилә башлыгы да.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: