Зәй офыклары

Лаеклылар бездә дә бар

2013 елдан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республиканың иң алдынгы авыл хуҗалыгы белгечләренә 100 мең сумлык 500 грант бирә башлаячак. Ниһаять, боз кузгала башлады. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча тагын бер кызыксындыру чарасы: биологик яктан чиста, сыйфатлы сөт өчен федераль бюджеттан сатылган һәр килограмм сөткә субсидия алып булачак. "Энергетик" Мәдәният...

2013 елдан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республиканың иң алдынгы авыл хуҗалыгы белгечләренә 100 мең сумлык 500 грант бирә башлаячак. Ниһаять, боз кузгала башлады. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча тагын бер кызыксындыру чарасы: биологик яктан чиста, сыйфатлы сөт өчен федераль бюджеттан сатылган һәр килограмм сөткә субсидия алып булачак.

"Энергетик" Мәдәният сараенда республиканың 22 район авыл хуҗалыгы идарәсеннән терлекчелек тармагы белгечләре катнашында узган зона киңәшмәсендә әлеге дәүләт ярдәмнәре турында сөйләшү булды, терлекчелектә 9 айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Семинарны ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов алып барды.

Район башлыгы Татьяна Воропаева, кунакларны сәламләп, район-шәһәр социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, авыл хуҗалыгына анализ ясады. Районда агымдагы елның 9 аенда 19554 тонна сөт савып алынды. 72 процент сөт - югары, 27 проценты беренче сорт белән сатылды. Терлекләргә кышка җитәрлек азык әзерләнде, диде Татьяна Воропаева.

Агымдагы елның 1 октябренә республика буенча 245300 тонна ит җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата 112 процент тәшкил итә. Сөт җитештерү - 102, бозау алу - 108, дуңгыз балалары алу 116 процентка үтәлгән.

Семинарда ит, сөт җитештерүдә артта барган, сыйфатсыз сөт тапшырган, терлекләрнең баш санын киметкән, түбән продуктлы сыерлары булган күп кенә районнар тәнкыйть утына алынды. Дуңгызларның баш санын киметү буенча Зәй дә телгә алынды.

Ел тәмамланырга ике ай гына калып бара. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ел ахырына республика терлекчеләренә 1 миллион баш дуңгыз, 300 мең баш бозау үстерү бурычын куйды. Боларга ирешү өчен терлекчеләрдән бөтен көчен, белемен куеп эшләү сорала.

Семинарда федераль бюджеттан сатылган һәр килограмм сөт өчен субсидия алу, "Авыл хуҗалыгы белгечләренә 500 грант" проекты аңлатылды. Тиешле майлылыкта, тиешле күләмдә аксымы булган, евростандартларга җавап биргән сөт җитештерүче, баш санын саклаучы хуҗалык җитәкчеләре, белгечләрен нигә кызыксындырмаска? Киңәшмә барышында әлеге фикер кызыл җеп булып сузылып барды. Кызыксындыру чаралары белгечләрнең үз вазифаларына җаваплы каравына ирешүне, авыл хуҗалыгында квалификацияле кадрлар кытлыгына нокта куюны тәшкил итәчәк. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы грант проекты буенча белгечләр: инженер, агроном, терлекче, зоотехник, ветеринария табибы, икътисадчы һ.б.ларны сайлап алуга шартлар билгеләгән. Шул критерийларга җавап биргән белгеч 100 мең сум дәүләт ярдәменә дәгъва итә ала.

- Зәйдән дә грантка дәгъва итәрдәй квалификацияле авыл хуҗалыгы белгечләре бар, - диде чыгышында Булат Камалов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: