Зәй офыклары

Максатчан эш нәтиҗә бирә

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү - агротармакта өстенлекле юнәлешләрдән. Әлеге җәһәттән районда игътибарга лаек эшләр бар. 2015 елда сөрүлек җирләрдән продукция алуны арттыру буенча "Нива" ширкәтендә зур эш башкарылды. Узган көз биредә 1100 гектарда көзге бодай чәчелде (элек 300 гектар арыш чәчелгән), бу культураны үстерү рентабельле. Аннан биредә...

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү - агротармакта өстенлекле юнәлешләрдән. Әлеге җәһәттән районда игътибарга лаек эшләр бар. 2015 елда сөрүлек җирләрдән продукция алуны арттыру буенча "Нива" ширкәтендә зур эш башкарылды. Узган көз биредә 1100 гектарда көзге бодай чәчелде (элек 300 гектар арыш чәчелгән), бу культураны үстерү рентабельле. Аннан биредә эшкәртелмәгән 5 мең гектар җир чәчү әйләнешенә кертелде. Быел 3200 гектарда шикәр чөгендере чәчү планлаштырыла. Шунысы игътибарга лаек, ширкәтнең машина-трактор паркы бу көннәрдә яңа алты "МТЗ-1221" һәм ике "МТЗ-82" тракторы белән тулыланды. Эшнең нәтиҗәлелегендә техникаларның яңа һәм заманча булуы зур роль уйный. Ширкәттә игенчелек, аңа бәйле рәвештә терлекчелекнең үсүенә алшарт дигән сүз.

"Союз Агро" ширкәте дә 2015 елда 1 гектар сөрүлек җиргә 138 гектар тәэсир итүче матдә кертте. Терлекләрне ашату өчен (бер сыерга өч килограмм исәбеннән) 1600-1800 гектарда кукуруз чәчәргә ниятлибез, ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов. Бу рационны энергиягә бай азык белән тулыландыру һәм үз чиратында сыерларның продуктлылыгын арттыруга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге чаралар ярдәмендә быел терлекчелек һәм игенчелектән кергән керем артыр дип көтелә. Агротармак икътисадына килгәндә, республика икътисади рейтингында район 9нчы урынны били, рентабельлек исә 15,8 процент тәшкил итә. Терлекчелектә төп бурыч булып терлекләрнең баш санын һәм сөт җитештерүне арттыру тора.

-Җирлек башлыклары белән район халкы мини-ферма төзү буенча республика программасына керсен, буаз таналар алсын өчен һәрдаим аңлату эшләре алып барабыз. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен кызыксындыру бар һәм ул дәвамлы булачак. Киров өлкәсе белән буаз таналар сатып алу буенча сөйләшүләр алып барабыз, алар безнең өчен буаз таналар әзерләде, аларның барысы да ветеринария тикшерүе узган, - ди Атлас Галиәхмәтов.

Терлекләрнең баш санына килгәндә, агымдагы елның 30 гыйнварына районда барлыгы 17033 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 4407се - савым сыер. Тулаем савым 1890 тонна тәшкил итә, бу күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 12 процентка артык. Артым - 205 тонна, ул узган елгыдан 8 процентка күп. Ел башыннан 375 баш бозау алынган.

Районда тәүлегенә 62 тонна сөт савыла. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 6,6 тоннага артык. Тәүлегенә бер сыердан савылган сөт 13,8 килограмм тәшкил итә. Республика рейтингында район 12нче урынны били.

Хезмәт хакы һәм башка чаралар өчен түләүләр хәзер ит һәм сөт сатудан кергән акча хисабына башкарыла. Шул рәвешле, агымдагы елның гыйнвар аенда 1758 тонна сөт сатылып, аннан 38 миллион сум керем алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: