Зәй офыклары

Мидхәт ХИСАМИЕВ: “Мул уңышка өмет бар”

«Зәй шикәре» - «Агрокөч-Төркем» АҖнең әйдәп баручы агрофирмаларының берсе. Быел агрофирма язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлады. Һәр елны биредә бөртеклеләр, шикәр чөгендереннән мул уңыш алына. Хәтта корылык булган елларда да «Зәй шикәре» чөгендер игүчеләре югары күрсәткечләргә иреште. Бу, әлбәттә, агрофирма директоры Мидхәт Хисамиев һәм аның командасының зур уңышы. -...

«Зәй шикәре» - «Агрокөч-Төркем» АҖнең әйдәп баручы агрофирмаларының берсе. Быел агрофирма язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлады. Һәр елны биредә бөртеклеләр, шикәр чөгендереннән мул уңыш алына. Хәтта корылык булган елларда да «Зәй шикәре» чөгендер игүчеләре югары күрсәткечләргә иреште. Бу, әлбәттә, агрофирма директоры Мидхәт Хисамиев һәм аның командасының зур уңышы.

- Мидхәт Хәернасович, бүгенге көндә басуларның торышы ничегрәк?

- Агрофирма көзге бодайның "Московская-56" сортына өстенлек бирә. Моннан тыш, язгы сабан ашлыгы, борчак, тритикале чәчтек. Игеннәр матур гына үсеп килә. Һава торышы яхшы торса, мул уңыш алуга ышаныч бар. Быел тары һәм карабодай кебек культуралар да үстерәбез. Ә бу культуралар республикада аз мәйданнарда игелә.

- Чүп үләннәре, корткычларга каршы көрәш ничегрәк оештырылган?

- Уңыш, әлбәттә, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәшнең ничек оештырылуына бәйле. Чәчү тәмамланганнан соң ук, аларны төрле препарат белән эшкәртә башлыйбыз. Бу эш уңышны җыеп алганчы дәвам итә.

- Күпьеллык үләннәр чәчелгән мәйданнарны яңарту алып барыламы?

- Әйе. Бүгенге көндә 210 гектарда күпьеллык үләннәр чәчелде.

- Терлек азыгы әзерләү эше ничек бара?

- Терлек азыгы әзерләү өчен 1430 гектарда берьеллык үлән, 1300 гектарда кукуруз һәм майлы торма чәчтек. Бүгенге көндә 3247 тонна сенаж салынды, 693 тонна печән әзерләнде. Бу эш хәзер тулы куәт белән дәвам итә.

- Мидхәт Хәернасович, шикәр чөгендере үсемлекчелектә иң рентабельлеләрдән санала. Ул күпме күләмдә игелә?

- Чыннан да, шикәр чөгендере - иң рентабельле продукция. Быел ул 3000 гектарда чәчелде. Рәт араларын, чүп үләннәренә каршы химик препаратлар белән эшкәртү, корткычларга көрәш эше уңышлы башкарыла. Басуларның торышыннан мин канәгать. Чөгендер әйбәт үсә, бүген инде аның авырлыгы килодан артык. Җыеп алу эшен 25 августтан да соңга калмыйча башларга исәплибез.

- Терлекчелек турында да берничә сүз...

- Хәзерге вакытта бер сыердан 15,3 килограмм сөт савабыз. Хөкүмәткә көненә 17 тоннага якын сөт озатыла. Бу, әлбәттә, малларны рацион буенча тукландыру яхшы оештырылганнан. Аларның алдыннан яшел үлән беркайчан өзелми. Маллар түбә астында гына ятмый, сәгатьләп кырларга да чыгарыла.

- Агрофирмада эшче көчләр җитәме?

- Эшче куллар җитеп бетми. Бүген без сыер савучыларга һәм механизаторларга кытлык кичерәбез. Сыер савучыларны чираттагы ялга җибәреп булмый. Алмаш юк.

- Бу проблеманы ничек хәл итәсез?

- Политехник колледж белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Язгы чәчү, урып-җыю вакытларында эшче көчләр белән алар ярдәм итә. Колледж студентлары бездә түләүле практика үтә. Укып бетергәч агрофирмага эшкә килүчеләр дә бар.

- Хезмәт хаклары вакытында биреләме?

- Кызганычка каршы, хезмәт хакын вакытында биреп бара алмыйбыз. Агрофирма хезмәткәрләренә хезмәт хакы исәбенә теләкләре буенча бозау һәм ашлык, ит бирәбез.

- Быел пай җирләре өчен түләү хуҗаларның үзләренә килде. Бу салымны агрофирма түләячәкме?

- Һичшиксез. Пай җирләре салымнарын агрофирма үзе түли.

- Хәзер икмәге беткән пайчылар аны ала аламы?

- Моның өчен гариза бирү кирәк.

- Хәл итәсе проблемаларыгыз бармы?

- Әлбәттә, бар. Проблемасыз яшәү күңелсез бит ул. Һәр яңа көн проблема тудыра. Кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә хәл итәргә тырышабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: