Зәй офыклары

Мул уңышка өмет зур

Элек-электән Сабантуйга халкыбыз басуда төп эшләрне төгәлләп, бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршы алган. Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре милли бәйрәмебезгә нинди уңышлар белән килә, басу-кырларның торышы нинди, мул уңышка өмет бармы? Болар турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов сөйли. -Районда кыр эшләре төгәлләнде. Язгы чәчү оптималь срокларда...

Элек-электән Сабантуйга халкыбыз басуда төп эшләрне төгәлләп, бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршы алган. Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре милли бәйрәмебезгә нинди уңышлар белән килә, басу-кырларның торышы нинди, мул уңышка өмет бармы? Болар турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов сөйли.

-Районда кыр эшләре төгәлләнде. Язгы чәчү оптималь срокларда сыйфатлы итеп, барлык агротехник чаралар таләпләрен үтәп башкарылды. 2015 ел уңышы өчен 13870 гектарда көзге культуралар чәчелгән иде. Бүгенге көнгә аларның торышы әйбәт. Язгы чәчүдә 53 чәчү агрегаты, 7 чәчү комплексы, 35 чөгендер чәчкеч, 156 тырмалау агрегаты, 338 трактор катнашты. Сабан ашлыгы 51 мең гектарда чәчелде, шуның 11900 гектары - бодай, 12600 гектары - арпа. Быел беренче мәртәбә 1000 гектарда яңа культура - люпин чәчелде. Районның төп культурасы шикәр чөгендере 8400 гектар мәйдан били. Азык культуралары 18726 гектар мәйданны тәшкил итә. Бу көннәрдә махсус комиссия чәчүлекләрне карап, тикшереп чыкты. Башкарылган эш куандыра.

Кыр эшләре чорында агрофирмаларга һәм "Нива" ҖЧШенә шикәр заводы базасында оешкан "Түбән Кама" агрофирмасы зур ярдәм күрсәтте. Бу агрофирманың ярдәме аеруча шикәр чөгендере, кукуруз чәчүдә зур булды. Авыл хезмәтчәннәренә чәчү вакытында ярдәм күрсәткән политехник колледж, ГРЭС, "Инвестстройсервис" ҖЧШ, башкарма комитетның спорт идарәсе җитәкчеләренә, тырыш хезмәт куйган механизаторларга зур рәхмәт.

Ашлаган җир генә аш бирә. Быел район буенча чәчүлекләргә барлыгы 11 мең тоннадан артык минераль ашламалар кертелде. Бу - бер гектар чәчүлек мәйданына 76 килограмм тәэсир итү матдәсе.

Язгы культуралар чәчелгән мәйданнардагы тигез шытымнарны күреп күңел сөенә. Бүгенге көндә чәчүлекләрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү дәвам итә.

Әлбәттә, чәчү кампаниясендә катнашкан төп геройлар - җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар. Алар барысы да тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтте. Агрофирмалар, аларның бүлекчәләре арасында без быел да эшне иң яхшы, сыйфатлы итеп башкарганнарны ачыкладык. "Восток" агрофирмасының "Александровский" бүлекчәсе (җитәкчесе Валерий Кочетов) I урынга лаек дип табылды. "Зәй" агрофирмасының "Шепкә-Нур" бүлекчәсе (Гамир Гайнетдинов) - II, "Зәй шикәре" агрофирмасының "Родина" (Фәргать Камалиев) бүлекчәсе III урында.

"Кыр батыры" исеменә лаек булырдай механизаторлар да билгеле. Алар - Хәниф Мирзаханов ("Зәй" агрофирмасы), Дмитрий Зайцев ("Восток") һәм Сабирҗан Рәхимов ("Зәй шикәре"). "Кыр батыры-2015" исеменә лаеклысы район Сабантуенда игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: