Зәй офыклары

“Нива” ширкәте зур үзгәрешләр алдында

Зәй районы "Нива" ширкәте язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Районда язгы кыр эшләренә әзерлек буенча беренче семинарның биредә узуы да очраклы булмады: бүлекчә кыю адымнар белән алга бара, перспективасы бар хуҗалык. Биредә узган ел зур үзгәрешләр башланды: элекке ширкәт "Түбән Кама" агрофирмасы составына алынып, эшкәртелмәгән 5 мең гектар җир чәчү...

Зәй районы "Нива" ширкәте язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Районда язгы кыр эшләренә әзерлек буенча беренче семинарның биредә узуы да очраклы булмады: бүлекчә кыю адымнар белән алга бара, перспективасы бар хуҗалык. Биредә узган ел зур үзгәрешләр башланды: элекке ширкәт "Түбән Кама" агрофирмасы составына алынып, эшкәртелмәгән 5 мең гектар җир чәчү әйләнешенә кертелде һәм заманча технология буенча ашлама кертелеп, югары сортлы көзге культуралар чәчелде. Татлы тамыр чәчү өчен 3,5 мең гектар мәйданда җир әзерләнде. Ширкәтнең шул рәвешле 6655 гектар чәчүлек җире бар: аның 1100 гектарын -көзге бодай басулары, 400 гектарын күпьеллык үлән били, 400 гектар мәйданда - кукуруз, 400 гектарына берьеллык чәчеләчәк. 100 гектар мәйданда кукурузны орлык өчен игәргә ниятлиләр. Ширкәт кирәгенчә орлык, ашлама туплаган. Ике ел эчендә биредә төрле маркалы комбайннар, куәтле тракторлар, киң колачлы агрегатлар, машиналар алынган. Кыскасы, ширкәт машина-трактор паркын заманча тракторлар, техникалар, агрегатлар, "КамАЗ" машиналары (алар 56) тулыландырылды, болар барысы да язгы чәчү эшләрен үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаруга зур мөмкинлек бирәчәк. "КамАЗ"лар ел әйләнә эшли, алар өчен махсус автотранспорт предприятиесе бар биредә. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техникалар, агрегатлар тулысынча әзер. Кыр эшләрендә ширкәттән быел алынган 12 яңа трактор катнашачак, шуның 3се куәтле, заманча техника. Ширкәткә кадрлар, механизаторлар тирә-юнь районнардан тупланган, бу җәһәттән проблема юк. Шунысы игътибарга лаек, кышын барлык техника биредәге остаханәдә ремонтланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: