Зәй офыклары

“Нива”да тәүлегенә бер сыердан 18,3 килограмм сөт савыла

Зәй районында сөт җитештерү күрсәткечләре арта бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда тәүлегенә 62 тонна сөт савыла. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 6 процентка артык. Тәүлегенә бер сыердан савылган сөт уртача 14 килограмм тәшкил итә. Иң югары күрсәткеч - "Нива" җаваплылыгы чикләнгән...

Зәй районында сөт җитештерү күрсәткечләре арта бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда тәүлегенә 62 тонна сөт савыла. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 6 процентка артык. Тәүлегенә бер сыердан савылган сөт уртача 14 килограмм тәшкил итә. Иң югары күрсәткеч - "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә: ул 18,3 килограмм. Бура-Киртә товарлыклы-сөтчелек комплексында исә бу күрсәткеч - 17,4 килограмм. Әхмәт товарлыклы-сөтчелек комплексында тәүлегенә бер сыердан - 15,3, Чыбыклыда 14,8 килограмм сөт савыла. Сөтнең майлылыгы - 3,8 процент. Сөт җитештерүдә район республика рейтингында 12нче урынны били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: