Зәй офыклары

Остаханәләрдә эш кайный

Механизаторлар алдында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны - 1 мартка, тракторларны 1 апрельгә тәмамлау бурычы тора. Урыннарда техниканы төзекләндерүнең торышы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игътибар үзәгендә. Районның барлык агрофирмалары, шулай ук "Нива" ҖЧШендә агымдагы ел язгы кыр эшләренә әзерлек - техниканы ремонтлау эше бара. Бу эш "Зәй" агрофирмасының "Алга",...

Механизаторлар алдында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны - 1 мартка, тракторларны 1 апрельгә тәмамлау бурычы тора. Урыннарда техниканы төзекләндерүнең торышы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игътибар үзәгендә.

Районның барлык агрофирмалары, шулай ук "Нива" ҖЧШендә агымдагы ел язгы кыр эшләренә әзерлек - техниканы ремонтлау эше бара. Бу эш "Зәй" агрофирмасының "Алга", "Восток"ның "Сармашбаш", "Зәй шикәре" агрофирмасының "Заман" бүлекчәләрендә аеруча яхшы оештырылган. Район машина-трактор паркларында 375 тракторның - 71, авыл хуҗалыгы машиналарының 76 проценты төзекләндерелеп әзерлек сызыгына куелды, ди авыл хуҗалыгы идарәсенең дәүләт күзәтчелеге бүлеге мөдире Фаил Гатауллин.

"Заман" бүлекчәсенең Сәрәпәле машина-трактор паркында, салкын булса да, техника ремонтлау эше тулы куәткә бара. Биредә һәр механизатор үз тракторын ремонтлый. Хуҗалыкта тырмаларны төзекләндерү узган елның декабрь ахырында тәмамланган. Бүгенге көндә чәчү агрегатлары һәм тракторлар ремонтлана. 15-20шәр ел хезмәт иткән тракторлар тәмам искергән. Узган ел хуҗалык "МТЗ" комплекс тракторы алган булган.

Остаханәдә 32 механизатор техника ремонтлау белән мәшгуль. Алар үзләре әлеге техникаларны иярли, үзләре ремонтлый да. Егетләр - үз эшенең осталары, дип мактый механизаторларны бүлекчә җитәкчесе Тәлгать Хәйруллин. Уртак тырышлык белән биредә техниканың 80 проценты төзекләндерелгән инде. Хуҗалык быел да урында ремонтланган техника белән язгы кыр эшләренә чыгарга җыена. Әлеге рәсемдә сез Сергей Паймухин, Виктор Пайгильдин, Илья Минкин, Валерий Митрухин, Олег Мелеховны остаханәдә эш вакытында күрәсез. Кендекләре белән җиргә береккән егетләр, ничек итсә итә, техникаларын тиешле срокка ремонтлап чыга. Быел да сынатмаска исәп, ди алар, беравыздан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: