Зәй офыклары

Районда сөтчелек тармагы үсешенә өмет бар

"Зәй" агрофирмасының Әхмәт сөтчелек комплексында терлекләрне ашату һәм асрауда тиешле технологияләрне үтәүне тагын да яхшырту максатыннан ике корпус төзелү турында хәбәр иткән идек. Соңгы корпус та төзелеп бетеп, узган ялларда файдалануга тапшырылды. Аны ачуда район җитәкчесе Разиф Кәримов, "Челтәр" компаниясе генераль директоры, баш инвестор Илшат Фәрдиев, "Агрокөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры...

"Зәй" агрофирмасының Әхмәт сөтчелек комплексында терлекләрне ашату һәм асрауда тиешле технологияләрне үтәүне тагын да яхшырту максатыннан ике корпус төзелү турында хәбәр иткән идек. Соңгы корпус та төзелеп бетеп, узган ялларда файдалануга тапшырылды. Аны ачуда район җитәкчесе Разиф Кәримов, "Челтәр" компаниясе генераль директоры, баш инвестор Илшат Фәрдиев, "Агрокөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов катнашты.

Әхмәт сөтчелек комплексында бүгенге көндә 45 кеше хезмәт куя, араларында яшь белгечләрнең булуы куанычлы. Эш ике сменада оештырылды. Биредә барлыгы 1700 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 830 ы - савым сыер. Әхмәтлеләр узган ел барлыгы 3397 тонна сөт җитештергән, бу бер сыерга уртача 4200 килограмм сөт дигән сүз. Шул рәвешле комплекста агымдагы елда савым күрсәткечен арттыру бурычы тора. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елдан комплекста сыерларны Европа технологиясе буенча ясалма орлыкландыруны Ирландиядән килгән баш технолог Тимоти өйрәтә.

-Технология буенча бозау алу, үстерү, аны танадан савым сыер итү технологиясенең соңгы өлеше - икенче корпусны эшләп бетереп, сафка бастырып киләбез. Әлеге корпуслар агымдагы елда районда сөтне арттыруга зур этәргеч булыр дип ышанасы килә, - ди баш инвестор.

Сафка баскан корпусның берсе яңа туганнан алып өч айга кадәр яшь малларны ашату һәм асрауны күздә тота. Ул 140 башка исәпләнгән, корпус вак читлекләргә беленеп, бозаулар шунда асрала. Икенче корпуста исә таналар һәм ташланган буаз сыерлар җыелачак. Соңгысы 425 баш малга исәпләнгән. Бирегә ташланган сыерлар февраль ахырында тупланыр дип көтелә. Аннан комплекста төп басымны дисциплинага ясарга җыеналар. Тимоти да әлеге юнәлешне өстенлекле саный.

-Сөтнең бәясе югары, нәтиҗәгә ирешү өчен тырышлык кына кирәк, бөтен хикмәт гадилек һәм дисциплинада, малларны яратырга, аның холкын, авыруын белергә кирәк, -ди чит ил белгече. Ул үз эш тәҗрибәсе нечкәлекләрен район селекционерлары белән теләп уртаклаша. Фәнис Газетдинов әйтүенчә, комплекста булган көчне туплап, ныклы дициплина белән алда торган бурычларны үтәү вазгыяте тора.

Шул рәвешле Әхмәт комплексында терлекләр ябык цикл белән асралачак яки биредә бозаулар туа, үстерелә, тана була, буазлатыла. Заманча корпусларда алып барылган технологияләр һәм эшкә җаваплы караш, эшлекле мөнәсәбәт сөтчелек тармагын үстерүгә алшарт булыр дип ышанасы гына кала. Ә моны вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: