Зәй офыклары

Үрнәклеләр эшне чиратлап алып бара

Басуларда эш берсе артыннан икенчесе ялганып кына тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 майга алынган мәгълүматлар буенча, 31582 гектар мәйданда чәчү эшләре үткәрелгән, бу - барлык мәйданның 68 проценты. Язгы бодай - 3869, арпа - 12521, борчак - 400, берьеллык үләннәр - 6200, кукуруз -1200, шикәр чөгендере 7300...

Басуларда эш берсе артыннан икенчесе ялганып кына тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 майга алынган мәгълүматлар буенча, 31582 гектар мәйданда чәчү эшләре үткәрелгән,

бу - барлык мәйданның 68 проценты. Язгы бодай - 3869, арпа - 12521, борчак - 400, берьеллык үләннәр - 6200, кукуруз -1200, шикәр чөгендере 7300 гектарда чәчелгән.

Чәчү белән башка төр агротехник чаралар да үткәрелә: чәчүлекләр шытымнар чыкканчы - 3900, шытымнар чыкканнан соң 3000 гектар мәйданда тырмаланган, 3100 гектар мәйдан - корткычларга, 3200 гектары чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән. Башка еллардан аермалы буларак, район басу-кырларына быел люпин чәчелә: әлеге культура составында аксым күп, кош-кортка катнаш азык өчен яхшы. Без "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсендә булганда, игенчеләр әлеге культураны чәчеп бетереп киләләр иде. Әлеге хуҗалыкта ул 577 гектар мәйдан биләячәк.

Бүлекчәдә чәчүгә, узган елдагы кебек, 27 апрельдә, тырмалауга 21 апрельдә керешкәннәр. Биредә барлык сөрүлек җир 4173 гектар мәйдан били. Көзге культуралар 8755 гектар тәшкил итә, алар ярыйсы гына кышлап, язга чыккач калкып киткәннәр. Язын чәчелгән арпа шытымнарын тырмалау бара. Көзге бодай чүп үләннәренә каршы эшкәртелә. Чөгендерне чәчеп бетергәннәр, ул 561 гектар мәйдан били, бүген-иртәгә аны чүп үләннәренә каршы эшкәртә башлаячаклар. Татлы тамыр чәчүне дүрт трактор иртәнге 5тән кичке сәгать 8гә кадәр кыска срокларда башкарып чыкты, ди бүлекчә агрономы Николай Тугашев.

190 гектар мәйданга кукуруз чәчәсе калган. Бүгенге көндә хуҗалык язгы бодай чәчү белән мәшгуль: ул 258 гектар мәйданда чәчелгән инде. Аны бүлекчәнең "МТЗ -1221" тракторларында ике чәчү агрегаты башкара. Алар - бүлекчәнең алдынгы механизаторлары Николай Расторгуев, Елизар Кузьмин.

Без Хуҗаш басуында Николай Расторгуев агрегаты эшен күреп кайттык. Язгы бодай элекке рапс урынына чәчелә. Серафим Абдулов агрегатны орлык белән тәэмин итеп тора. Чәчүлек җирне аларга Иван Минеев "К-700" тракторы белән әзерли.

- Быел эш оешканрак бара, Елизар тәүлегенә 71әр гектар арпа чәчте, Николай аннан әз генә калышты, - ди агроном.

Ул да булмады, Николай агрегаты, орлык алырга дип, Серафим Абдулов техникасы янәшәсенә килеп туктады. Һәр минут кадерле, шулай да без бер-ике сүз алышырга өлгердек.

- Хезмәт хакын вакытында алабыз, эш һәм ашату яхшы оештырылган. Безнең алда чәчүне кыска срокларда сыйфатлы итеп башкару бурычы тора, - ди Николай Расторгуев.

Аның агрегатында эшләүче егетләр Иван Чернов белән Алексей Ивановның да кәефләре яхшы. Алар озак тормыйча, янә эшкә кереште: чөнки һәр көн, һәр сәгать, минут кадерле. Язның бер көне ел туйдыра бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: