Зәй офыклары

Үрнәклеләр һәр эштә үрнәк

Зәй районы "Восток» агрофирмасының «Үрнәк» бүлекчәсендә арпа басуында кызу эш бара. Биредә арпаның "Рушан", "Нур" сортлары игелә. Урып-җыюда сыйфатка зур игътибар бирелә. "Тимер ат"ларны бүлекчәдә Владимир Васильев белән Иван Чернов, Илфат Фәрхетдинов белән Радик Нәбиуллин, Вадим Павлов белән Николай Филлипов, Владимир белән Николай Григорьев, Михаил Спиридонов белән Вячеслав Сәхәпов иярли....

Зәй районы "Восток» агрофирмасының «Үрнәк» бүлекчәсендә арпа басуында кызу эш бара. Биредә арпаның "Рушан", "Нур" сортлары игелә. Урып-җыюда сыйфатка зур игътибар бирелә. "Тимер ат"ларны бүлекчәдә Владимир Васильев белән Иван Чернов, Илфат Фәрхетдинов белән Радик Нәбиуллин, Вадим Павлов белән Николай Филлипов, Владимир белән Николай Григорьев, Михаил Спиридонов белән Вячеслав Сәхәпов иярли. Ындыр табагында исә ашлыкны махсус эшчеләр һәм укучылардан торган бригада сменалап чистартып-киптереп тора. Алар арасында пенсионерлар да бар. Людмила Красноперова берничә ел инде урып-җыю чорында ындыр табагы белән мөдирлек итә. Эшне оештыруда аңа тиңнәр юк. Үлчәүдә исә Фекла Тазирова үз эшен намус белән башкара. Кыскасы, бүлекчәдә һәркайда хезмәт гөрелтесе, игенчеләрнең кәефе күтәренке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: