Зәй офыклары

Үрнәклеләр уракта да үрнәк

"Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе хезмәтчәннәре быелгы урып-җыюда исемне җисем, үрнәк эш белән аклады. Алар көче белән бүген арыш - 276, арпа - 887, язгы бодай 752 гектарда җыеп алынган. Бүлекчә җитәкчесе Максим Васильев әйтүенчә, көннәр явымсыз торганда, тагын 5-6 көннән уракны тәмамларга ниятлиләр. Хәзер 600 гектар чамасы бодай, 166 гектарда...

"Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе хезмәтчәннәре быелгы урып-җыюда исемне җисем, үрнәк эш белән аклады. Алар көче белән бүген арыш - 276, арпа - 887, язгы бодай 752 гектарда җыеп алынган. Бүлекчә җитәкчесе Максим Васильев әйтүенчә, көннәр явымсыз торганда, тагын 5-6 көннән уракны тәмамларга ниятлиләр. Хәзер 600 гектар чамасы бодай, 166 гектарда рапс калып бара. 5 комбайн ватылмый эшләп торганда, уракны тиз көннәрдә тәмамлау мөмкинлеге бар. Чөнки механизаторлар бер сменада уртача 100 гектар мәйданда эш башкара. Алга таба да темпны киметмәсләр, бәлки арттырып та җибәрерләр дигән өмет бар, ди Максим Петрович. Әлбәттә, моның өчен урып-җыю эшендә катнашучы һәр звеноның бердәм хезмәте кирәк. Бу уңайдан комбайнчылар хезмәт күрсәтүче звено эшчәнлегеннән канәгать. Мәсәлән, ватылганда иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килүче эретеп-ябыштыручы Алексей Пукаев һәр минутның кадерле булуын яхшы белә. Озак еллар дәвамында үз эшенең остасы булган Алексей, пенсия яшендә булса да, икмәк өчен көрәштә арткы планда калырга җыенмый. Вакытны әрәм итмәс өчен ул төзекләндерүгә кирәк булган җиһазларны төяп, комбайннарны озатып йөри. "Дон-1500" комбайннары яңа булмаса да, төзекләндерүчеләрнең җитди игътибары, механизаторларның аларны оста иярләве нәтиҗәсендә урып-җыюны үрнәклеләр яхшы күрсәткечләр белән тәмамлау алдында. Араларында яшь комбайнчы Николай Григорьев - 14 мең, ә тәҗрибәле механизатор Илфат Фәрхетдинов 13 мең центнердан артык ашлык суктырган.

- Без нәселебез белән механизатолар, басу-кырларсыз яшәүне күз алдына да китерергә кыен. Инде бездән шактый яшьрәкләр иген кырларын иңләсә дә, бирешәсе килми әле, - дип елмая Илфат.

Ә басуларда эш өчен янып йөрүче яшьләргә дә, өлкәннәргә дә урын җитәрлек. Һәр яңа көн аларны яңа уңышларга дәшә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: