Зәй офыклары

Шикәр чөгендере 1900 гектарда алыгды

Зәй районында шикәр чөгендере алу тулы куәттә алып барыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 31 августка район буенча татлы тамыр 1900 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 310 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 58900 тонна татлы тамыр җыелган. Чөгендер алу белән беррәттән, кукурузны орлыкка җыю һәм...

Зәй районында шикәр чөгендере алу тулы куәттә алып барыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 31 августка район буенча татлы тамыр 1900 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 310 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 58900 тонна татлы тамыр җыелган.

Чөгендер алу белән беррәттән, кукурузны орлыкка җыю һәм силоска салу эше дә бара, 1000 гектардан артык кукуруз силоска салынган инде. Көзге бодай һәм "рыжик" чәчү дәвам итә. Язгы чәчүгә җир әзерләү эше бара, бүгенге көнгә 28 мең гектар мәйданда чәчүлек җир әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: