Зәй офыклары

Сөтнең мул, сыйфатлы булуы кадрлардан тора

Сөтчелекнең табышлы тармак икәнен Зәй районы "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте терлекчеләре аңлап эш итә. Бу комплекста бер сыердан тәүлегенә уртача 9,8 килограмм сөт савыла. Көненә дәүләткә өч тоннага якын сөт сатыла. Сөтнең продуктлылыгы - 92, майлылыгы - 4,5 процент. Хуҗалыкта 35 кеше хезмәт куя, шуның 15е - сыер савучы, 5се...

Сөтчелекнең табышлы тармак икәнен Зәй районы "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте терлекчеләре аңлап эш итә. Бу комплекста бер сыердан тәүлегенә уртача 9,8 килограмм сөт савыла. Көненә дәүләткә өч тоннага якын сөт сатыла. Сөтнең продуктлылыгы - 92, майлылыгы - 4,5 процент. Хуҗалыкта 35 кеше хезмәт куя, шуның 15е - сыер савучы, 5се - бозау караучы, калганнары - терлекче, азык таратучы, слесарь, кизү торучылар. "Нива"да агымдагы елның беренче декабренә 1269 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 300е - савым сыер. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 19га арткан, савым сыерлар исә 100гә кимегән. Алар сыер савучылар булмау сәбәпле кимегән. Сыерлар өлешчә ремонтланган корпусларга урнаштырылган. Комплекс белән 40 елдан артык Валентина Носова җитәкчелек итә.

-Сөтнең мул, сыйфатлы булуы, артым, үрчем алу кадрлардан тора, тырышып эшләсәң, бар да була, - ди Валентина Владимировна.

Шул рәвешле ширкәт алга таба кадрлар белән эшләүгә игътибар итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: