Зәй офыклары

Сөт ташыган көянтәләр чормага менәчәк

"Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасы буенча "Зәй шикәре" агрофирмасы "Сәвәләй" бүлекчәсенең өч фермасында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Узган ел анда бер ферма төзекләндерелгән иде. Әлеге бүлекчәдә быел дүрт фермада 400 баш сыер асралачак. Сәвәләйдә җәйләүләрдән кайткан терлекләрне капиталь төзекләндерелгән, яңартылган, заманча җиһазланган фермалар каршы ала. Биредә...

"Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасы буенча "Зәй шикәре" агрофирмасы "Сәвәләй" бүлекчәсенең өч фермасында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Узган ел анда бер ферма төзекләндерелгән иде. Әлеге бүлекчәдә быел дүрт фермада 400 баш сыер асралачак. Сәвәләйдә җәйләүләрдән кайткан терлекләрне капиталь төзекләндерелгән, яңартылган, заманча җиһазланган фермалар каршы ала.

Биредә төзекләндерү эшләре терлекләр җәйләүгә күчкәч башланды. Тузган, шактый искергән биналар, биш ай дигәндә танымаслык булып үзгәрде. Ремонт эшләрен ике дистәгә якын төзүчесе булган "Гарант строй" ширкәте башкарды.

Фермада алты сыер савучы хезмәте куя. Алар - Зинаида Ишмянова (10 ел эшли), Зинаида Попова (4), Фәнүзә Белышева (20), Анна Петрова (16), Рая Сабаева (10), Ләйсән Мәүлихановалар. Мал табибы Татьяна Петрова гомерен терлекчелек тармагына багышлаган, 16 яшеннән фермада ул. Башта сыер савучы булып эшли, аннан бозаулар карый, ясалма орлыкландыручы да була, хәзер мал табибы вазифасын башкара.

- Элек сыерларны кул белән саудык, хезмәт авыр, куллар ара иде, кызларның күбесе шуңа күрә шәһәргә качып бетте, мин генә калдым, калганыма үкенмим, хезмәтемне яратып башкарам, пенсиядә булсам да, эшлим, шундый яңартылган фермаларда ничек эшләмәскә инде, - ди Татьяна Петрова. Ул "Тырыш хезмәте өчен" медаленә лаек булган.

Зинаида Ишмянова исә әнисе эшен дәвам итә.

- Терлекләрне яраткангадыр, хезмәтем күңелгә ята, рәхәтлек бирә, хезмәт хакын вакытында алабыз, Аллага шөкер, йортыбызны ремонтладык, автомобиль сатып алдык, - ди Зинаида.

Аның сүзен калган сыер савучылар да куәтли, алар эш оештыру, аны тиешенчә бәяләүдән канәгать. Тулаем алганда, әлеге бүлекчә сөт саву буенча агрофирмада алдынгылардан санала.

-Җәйге-язгы чорда малкайлар сөтне күп бирде, сыер савучыларыбыз тәүлегенә бер сыердан уртача 18 килограмм сөт сауды, - ди ферма мөдире Октябрина Пляшева.

Бүгенге көндә биредә тәүлегенә 2755 литр, бер сыердан уртача 12,2 килограмм, сөт савыла. Сыер савучылар ферманың ремонтлануын, аның заманча җиһазлар белән тулылануын түземсезләнеп көтә. Моңа кадәр сөтне көянтә-чиләк белән ташыган хатын-кызлар савылган сөтнең үткәргечләр аша суыткычка китүен күз алдына да китерә алмый.

Сыер савучылар фермада тиздән сөт ташыган көянтәләр чормаларга менәчәк. Ферма мөдире биналарда нинди үзгәрешләр, нинди яңалыклар буласын аларга җиткереп тора. Фермада шулай ук автомат суэчергечләр, транспортер, азык өстәле урнаштырылачак. Маллар астына җете яшел төстә махсус маталар җәелә. Бу сыерлар җилененә зыян килмәсен, мастит булмасын өчен шулай эшләнә. Тоташ яшел маталар фермаларга үзенчәлек өсти. Гомумән алганда, фермалардагы зур күләмле ремонт хезмәт һәм терлек асрау шартларын яхшыртуны күздә тота.

Терлекчелекнең уңышлы эшләве өчен мөмкинлекләр бар хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: