Зәй офыклары

Сыер-кәҗә асраучылар, кайда сез?

Авыл халкы быел да савым сыерларын асрауга дәүләт ярдәме алачак. Зәй районында барлыгы 1688 - савым сыер, 1121 кәҗә исәпләнә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елның 13 августында бу хакта тиешле күрсәтмә кабул итте. Субсидияләр бер баш савым сыерга - 3000 сум, бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак...

Авыл халкы быел да савым сыерларын асрауга дәүләт ярдәме алачак. Зәй районында барлыгы 1688 - савым сыер, 1121 кәҗә исәпләнә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елның 13 августында бу хакта тиешле күрсәтмә кабул итте. Субсидияләр бер баш савым сыерга - 3000 сум, бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум исәбеннән каралган.

Субсидияләр алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга шәһәр һәм авыл җирлекләренең башкарма комитетларына гариза тапшырырга кирәк. Әлеге финанс ярдәме савым сыерларының, ана кәҗәләрнең һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләренең баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру, шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителешен һәм керемен арттыру максатында күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: