Зәй офыклары

Сыеры барның сые бар

Сыеры барның сые бар, дигән борынгылар. Әмма хәзер авылларда сыер тотучылар, кызганычка каршы, елдан-ел кими бара. Мал башын киметүгә юл куймау, хуҗалыкларга азмы-күпме ярдәм итү максатында хөкүмәтебез төрле чаралар куллана. Савым сыер тоткан һәр хуҗалыкка бер башка 680 сум исәбеннән акча каралачак. Билгеле, терлек җирле үзидарәдә теркәлгән булырга тиеш. Әгәр...

Сыеры барның сые бар, дигән борынгылар. Әмма хәзер авылларда сыер тотучылар, кызганычка каршы, елдан-ел кими бара. Мал башын киметүгә юл куймау, хуҗалыкларга азмы-күпме ярдәм итү максатында хөкүмәтебез төрле чаралар куллана. Савым сыер тоткан һәр хуҗалыкка бер башка 680 сум исәбеннән акча каралачак. Билгеле, терлек җирле үзидарәдә теркәлгән булырга тиеш. Әгәр сыерларыгыз, буаз таналарыгыз бар икән, аларны тиз арада теркәтү мәгъкуль. Шулай эшләгәндә, бу акчаны киләсе айдан алырга мөмкин булачак. Шәһәр янында үз йортлары белән яшәп, сыер асраучылар шәһәр башкарма комитетына (Иске Зәй бистәсе) мөрәҗәгать итә ала. Акчаны район авыл хуҗалыгы идарәсе таратачак. Моның өчен Татарстан Хөкүмәте барлыгы 1 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирә. Бу эш авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан махсус контрольдә тотылачак. Бүгенге көндә районда авыл җирлекләре буенча якынча 2128 баш савым сыер исәпләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: