Зәй офыклары

Татарстанда яхшы токымлы атларны саклауга игътибар арта

Татарстан Республикасының ат үрчетүчеләр ассоциациясен төзү турындагы карар 2015 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт Советы утырышында узган киңәшмә йомгаклары буенча кабул ителде. Бу чарада Татарстанда ат үрчетүнең торышы һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләшү булды. Ассоциациянең эшчәнлеге республикада ат үрчетүчеләрнең, фәнни хезмәткәрләрнең, белгечләрнең, спортчыларның һәм ат яратучыларның көчен яхшы токымнарны...

Татарстан Республикасының ат үрчетүчеләр ассоциациясен төзү турындагы карар 2015 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт Советы утырышында узган киңәшмә йомгаклары буенча кабул ителде. Бу чарада Татарстанда ат үрчетүнең торышы һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләшү булды.

Ассоциациянең эшчәнлеге республикада ат үрчетүчеләрнең, фәнни хезмәткәрләрнең, белгечләрнең, спортчыларның һәм ат яратучыларның көчен яхшы токымнарны саклап калу, арттыру һәм камилләштерү, эчке һәм чит ил базарларында аларның абруен һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру чараларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен берләштерүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Зәйдә 36 гаилә фермасы исәпләнә, шуның өчесе атчылык юнәлешендә эшчәнлек алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: