Зәй офыклары

Техника сынатмаса, игенче сынатмас

Язын Зәй районы басу-кырларына барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчәргә исәп тотыла. Шуларның 28 меңнән артыгын - бөртеклеләр, 12, 5 мең гектарын - терлек азыгы, 12,5 мең гектарын шикәр чөгендере биләячәк. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен агрофирмалар 315 миллион сумга кыска сроклы кредитлар рәсмиләштерде. Шул рәвешле...

Язын Зәй районы басу-кырларына барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчәргә исәп тотыла. Шуларның 28 меңнән артыгын - бөртеклеләр, 12, 5 мең гектарын - терлек азыгы, 12,5 мең гектарын шикәр чөгендере биләячәк. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен агрофирмалар 315 миллион сумга кыска сроклы кредитлар рәсмиләштерде. Шул рәвешле бүгенге көнгә 3, 6 миллион сум кредит рәсмиләштерелгән.

Кыр эшләрендә - барлыгы төрле маркадагы 317 трактор катнашачак, шуларның 30ы чит илдә эшләнгән заманча куәтле трактор. Бүгенге көнгә аларның 213е ремонтланган. Шул рәвешле барлык тракторларның 61 проценты язгы-кыр эшләренә әзер. Тракторларны ремонтлауда төп проблема булып двигатель, резина, аккумуляторлар җитмәү кала бирә. Запас частьләр белән тәэмин итүне "Финагротрейд" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте тәэмин итә. Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларны агрегатлау һәм чәчүлек агрегатларын комплектлаштыруга керешелде. Хуҗалыкларда техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген карау 21 марттан 28енә кадәр алып барылачак. 1 апрельгә барлык трактор һәм техникалар әзерлек сызыгында булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: