Зәй офыклары

“Терлекчелек – яраткан шөгылебез”, – диләр Мәрдиевлар

Авылны хуҗалыктагы тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләрдән тәм табып, тырыш хезмәт куеп яшәүче кешеләр бизи. Соңгы елларда терлекчелек, кошчылык, игенчелек, яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен күптөрле дәүләт программалары гамәлгә керү мондыйларга яраткан эшенә җиң сызганып тотынырга мөмкинлек бирде. Югары Шепкә авылына килеп төпләнгән Венера һәм Әнвәр Мәрдиевлар - нәкъ...

Авылны хуҗалыктагы тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләрдән тәм табып, тырыш хезмәт куеп яшәүче кешеләр бизи. Соңгы елларда терлекчелек, кошчылык, игенчелек, яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен күптөрле дәүләт программалары гамәлгә керү мондыйларга яраткан эшенә җиң сызганып тотынырга мөмкинлек бирде.

Югары Шепкә авылына килеп төпләнгән Венера һәм Әнвәр Мәрдиевлар - нәкъ менә авыл хуҗалыгында үз урыннарын тапкан кешеләр. Татарстаннан читтә яшәүче Мәрдиевлар балаларын татар мохитендә тәрбияләү, республика авыл хуҗалыгы үсешенә үз өлешләрен кертү теләге белән берничә ел элек республика Президенты Минтимер Шәймиев исеменә хат язалар. Аларга тиз арада уңай җавап җибәрелә, төпләнергә юллама бирелә. Мәрдиевлар гозерләренең президент тарафыннан игътибарга алынуына рәхмәтле. Тырыш хезмәтләре белән терлекчелектә алдынгылар рәтенә басалар. 1992 елдан алар "Зәй" агрофирмасында эшлиләр. Әнвәр ветеринар табибы, ә Венера ясалма орлыкландыручы, зоотехник була. Әмма Венерага, эштән китеп, кызының баласын карарга туры килә. Нәтиҗәдә ул эшсез калып, мәшгульлек үзәгенә исәпкә баса. Ә инде гаилә проблемалары җайга салынгач, анда кабат терлекчелек белән шөгыльләнү теләге уяна. Бу хакта ул район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән киңәшә. Һәм үзенең шәхси хуҗалыгында эш башларга уйлый. Ветеринар берләшмәсендә мал табибы булып эшләүче Әнвәр дә тормыш иптәшенең бу карарын хуплый.

Шулай итеп, Венера 2008 елда мәшгульлек үзәге аша үз шәхси хуҗалыгын ачу өчен 58,800 сум акча ала. Әлеге суммага 3 баш үгез сатып алып үстерергә керешә. Бер үк вакытта алар ире белән авылның шәхси хуҗалыклары терлекләрен ясалма орлыкландыру буенча да хезмәт күрсәтәләр. Мал үстерүдә, аларның сәламәтлеген күзәтеп торуда тәҗрибәле Мәрдиевлар беренче елда ук шактый табыш алалар. Аны хуҗалыкны тагын да киңәйтү максатында тоталар. Терлекчелек белән беррәттән, кош үрчетү дә җайга салына. Ел саен 100әр баш каз, күркә үстереп сату да гаилә бюджетын ныгыта.

- Шәхси хуҗалык белән шөгыльләнү 3 балабызга югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырырга зур финанс чыганагы булды. Яңа йорт җиткерү мөмкинлеге дә бирде, - ди Венера ханым.

Хәзерге вакытта алар хуҗалыгында 4 сыер, 2 тана, 12 үгез-бозау, 30 баш каз, 60 баш күркә бар. Таң белән маллары, кош-кортлары янына чыгып эш башлап, кичкә кадәр алар белән кайнашкан Венера эш күплектән зарланмый. Яраткан шөгыле булганга күңел биреп башкаруын әйтә. Төп һөнәреннән бушаган арада Әнвәр дә ярдәмләшә, бергә эшләгәч, әллә ни авырлыгы сизелми, ди. Әлбәттә, мондый хуҗалыкны тоту өчен Мәрдиевлар гаиләсенә җәйге чорда шактый тир түгәргә туры килә. Аз гына буш вакыт булуга, алар урман, юл кырыйларыннан печән чабып, аны ат белән ташыйлар. Терлек азыгы әзерләүдә балалары да кайтып ярдәмләшә.

Каз, күркәне, сөт ризыкларын, итне атна саен шәһәргә социаль ярминкәгә алып килеп саталар, ә бозауларын хуҗалыкка килеп сатып алалар икән. Тормыш булгач, проблемалар да чыгып тора, малларны ныгытып чирләп китүдән саклау мөһим, шуңа күрә тиешле прививкаларны вакытында ясыйлар Мәрдиевлар. Быел исә хуҗалыкларына хуҗасыз этләр зыян салган.

- 42 баш күркәбезне буып киттеләр, район башлыгы исеменә мөрәҗәгать белән чыгып, этләрне аттырдык, - ди Әнвәр. Шулай да, Мәрдиевлар күңел төшенкелегенә бирелми, зур планнар белән яши. Киләсе җәйдә маллар, кош-корт өчен 200 кв метр зурлыкта каралты-кура тергезергә исәплиләр. Хәзер Венера "Россельхозбанк"тан кредит алу өчен документлар җыю белән мәшгуль. Төзелеш материалларын кыштан ук юнәтеп, язга эш башларга ниятлиләр алар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: